17 апрельгә һава торышы
Һава торышы

17 апрельгә һава торышы

Көндезге +16 +18˚ градус җылы булыр дип фаразлый синаптиклар.

17 апрельдә аязучан-болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән явымсыз, көндез кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан, көньяктан  5-10 метр, көчәйгәндә 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +3..+5˚, көндез  +16 +18˚ градус җылы булыр дип фаразлана.

Флүн Вилданов фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев