Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Хезмәт хакы артты

Контракт нигезендә хезмәт итүчеләргә 1 млн сумга кадәр түләүләр каралган.

Хәрби хезмәт итү тәртибе һәм шартлары турында хәрби хезмәткә чакыру буенча район комиссиясенең резервтагы рәисе Илшат Яббаров белән сөйләштек.

– Илшат Римасович, контракт нигезендә кемнәр хезмәт итә ала?

– 18-65 яшьлек ир-егетләр контракт төзеп хезмәт итә ала. Хәрби хезмәт булу исәпкә алынмый. Документлар туплау, медицина комиссиясен үтү буенча егетләргә ярдәм күрсәтелә.

– Контракт буенча хезмәт итүчеләргә күпме акча түләнә?

– Татарстан Республикасында бер тапкыр 505 мең сум түләү каралган. РФ Оборона министрлыгы моннан тыш тагын 195 мең сум бирә. Район тарафыннан да акча түләнә, бу сумма төрлечә булырга мөмкин. Контракт нигезендә хезмәт итү турында карар чыгарылгач, акчалар бер ай эчендә банк картасына күчә.

– Илшат Римасович, хәрбиләрнең хезмәт хакы турында да сөйләшик әле.

– Хәрбиләрнең хезмәт хакы һәр айның 10нчы числосыннан соң күчә. Уку-өйрәнүләр вакытында “штатный” акча түләнә. Ул 40-50 мең сум тәшкил итә. Махсус хәрби операция территориясендә булганда, ай саен 200 мең сумнан артык хезмәт хакы түләнә.

– Бүгенге көндә ничә райондашыбыз контракт төзеде?

– 300гә якын егет контракт төзеде. Рус Шуган – иң күп контракт төзегән җирлекләрнең берсе. Бу җирлектән 20дән артык егет контракт төзеп махсус хәрби операциягә китте. Мәлләтамак, Яңа Усы, Олы Чакмак, Метрәй, Әмәкәй, Михайловка авыл җирлекләреннән дә шактый кеше Ватан алдындагы хәрби бурычларын үти. Районыбызда туып үсеп, читтә яшәүчеләр арасында да Мөслимгә кайтып, махсус хәрби операциягә бару өчен контракт төзүчеләр күп.

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче райондашларыбызның күбесе взвод командиры, отделение командиры вазыйфаларын башкара. Сержант, лейтенант, капитан дәрәҗәсен алучылар бар. Танкист булып хезмәт итүче бер райондашыбызга ике мәртәбә “Батырлык ордены” бирелде.

– Ничә райондашыбыз Татарстан батальоннарында хезмәт итә?

– “Алга” һәм “Тимер” батальоннарында алты егетебез хезмәт итә. Бер райондашыбыз хәрби хезмәттә күрсәткән батырлыгы, куркусызлыгы, лаеклы хезмәте өчен хәрби  дәрәҗә алды. Контракт нигезендә хезмәт итүче иң яшь егеткә – 19, иң өлкәненә 62 яшь. 35-45 яшьлекләр арасында контракт төзүчеләр күп. Бүгенге көндә 63 яшьлек алты райондашыбыз махсус хәрби операциядә хезмәт итә. “Армиядә үк үземне хәрби дип хис итә идем. Хезмәтемне дәвам иткән булыр идем, әти-әни өчен генә кайттым”, – дип сөйләүче егетләр бар. Андыйларны геройга тиңлибез. 23 яшьлек райондашыбыз: “Илне яклау – минем өчен изге бурыч”, – дип контракт төзеп хезмәт итәргә китте. Пилотсыз очу аппараты операторы булырга тиеш иде ул. Үзе полковниктан сорап, танкист булып хезмәт итә. Армиядә дә ул танкист булып хезмәт иткән.

 

Фото – Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев