Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Хезмәт тәрбиясе мөһим!

Җәйге чорда мәктәп укучылары эшкә урнашып, әзме-күпме акча эшләргә тырыша

Мөслим урамнарында, “Кояшлы Ык” ял паркында агач-куакларга, чәчәкләргә су сибүдә, чүп утауда мәктәп укучылары һәрвакыт ярдәмгә килә. 14-18 яшьлек укучылар килешү нигезендә район оешма-предприятиеләрендә хезмәт куя. Күпчелеге “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесендә эшләргә теләк белдерә.

– Яшүсмерләрне эшкә урнаштыру “Татарстан халкын эш нигезендә тәэмин итү” дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла. Бу җәйдә 77 баланы эш белән тәэмин итәргә планлаштырабыз. Узган ел 112 бала эшләде. Эш эзләүче егет-кызлар район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Эшкә урнаштыручы инспектор, һәр балага эш сайларга ярдәм итеп, эш бирүчегә тәкъдим итә. Эшкә урнашканда паспорт һәм аның күчермәсен, ИНН, СНИЛС күчермәләрен алып килергә кирәк, – ди хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Мөнирә Идиятуллина.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 21 июнь санында укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев