Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Хатын-кыз нигә ялгыз?

Җырчы Илсөя Бәдертдинова бер интервьюсында: “Ялгызы бала үстерүче хатынны ялгыз бала үстергән хатын гына аңлый. Ул бөтен нәрсәдә гаепле. Көлсә, ирләр кызыктырыр өчен көлә, диләр. Матур күлмәк кисә, чытлыкланып йөри, начар киенсәң: “Беткән бит бу! ” – диләр. Ялгыз хатынга нәрсә эшләсә дә ярамый”, – дигән иде.

Ялгыз хатын-кыз әйләнә-тирәдәгеләрне нигә шулкадәр борчый, аның тормышы нигә башкаларны кызыксындыра? Илсөянең фикерен дәвам итеп, ялгыз хатынкыз яшәгән капка төбендә чит-ят машина туктап торырга тиеш түгел. Аңа кунакка килергә ярамый, үзенә дә кунакка бару “тыела”. Урамда иратлар белән күренергә дә ярамый. Ихатаңда тавышын көчәйтебрәк музыка яңгыратсаң да ошамый. Утыңны яндырмасаң: “Өенә кайтмаган, кем белән “гулять” итә”, – дигән сүз тарала. Ялгыз хатын-кызлар мондый сүзләрне әледән-әле
ишетә. Югыйсә сулга йөрүче ирле хатыннар да аз түгел.
Ялгыз хатын-кызга бала үстерү җиңелләрдән түгел. Сүз дә юк, баланы укытырга, булдыра алганча тәрбияләргә тырышасың. Башка балалар арасында, кеше алдында ким-хур булмасын өчен бөтен көчеңне куясың. Авыр булса да, гаиләле хатыннарга караганда күбрәк эшләргә туры килә. Акча табып була, баланы каты бәгырьле, начар күңелле кешеләрдән генә саклап булмый. Андыйларның балалары да пычрак сүзләр әйтүдән тайчанмый.
Бер танышым сөйли:

– Балам башлангыч сыйныфта укыганда, мәктәптән кайтты да: “Әнием, фәлән кыз сине “шундый” хатын дип әйтә”, – ди. Мин балама бу сүзләрнең дөрес түгеллеген аңлатырга тырыштым. Балам ышандымы, юкмы, әйтә алмыйм, яңадан алай дигәне булмады. Әмма бүтән мондый сүзләр ишетмәгәндер, дип булмый.

Фәридә Гайнетдинова

Фото – «Татар-информ»нан

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 24 май санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев