Вакыт җитте кебек
1 ноябрьдә беренче кар яуды. Шуңа бәйле берничә юл-транспорт һәлакәте дә теркәлде. Мөслимнең Кооператив урамында (Яр Чаллыга чыгып китү юлында) берьюлы өч машина бәрелешеп, җиңелчә механик зыян алды. Юл-транспорт фаҗигасенең сәбәбе җәйге көпчәкләрнең беренче карда шуып китүе белән бәйле.
– Бу көннәрдә кар явачак, төнлә суытачак. Автомобиль йөртүчеләр транспортларының техник төзеклеген кайгыртырга тиеш. Җәйге көпчәкләрне кышкыга алыштырырга вакыт, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Инспекторлар әйтүенчә, җәйге тәгәрмәчләр көннәр суытуга ката, ә кышкы резина йомшаграк була. Шуңа алар бу чорда күпкә ышанычлырак санала.
– Кышкы тәгәрмәчләр составында "силика" дигән алыштыргысыз компонент бар. Бу компонент ягулыкны да, ким дигәндә, 5 процентка кимрәк тотарга мөмкинлек бирә, – ди автосервис хуҗасы Алмаз Гыйльфанов.
Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев