Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Үзгәреш халык файдасына булды

Ике контурлы газ казаннарына хезмәт күрсәтүчеләр үзгәрде

Татарстанда 2013 елдан бирле күпкатлы йортлардагы фатирларны аерым газ казаны – ике контурлы котел белән җылыту системасына күчерү буенча хөкүмәт программасы эшли. Райондагы күпфатирлы йортларның һәркайсында бүген җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүче ике контурлы газ казаны көйләнгән.

– Башта “Үзәк җылыту системасын бетерү дөрес булырмы?” кебек сораулар күпләрне борчыды. Эше дә күп булды. Фатирларда җылыту системасы тулысынча реконструкцияләнде, радиаторлар алыштырылды. Кайберәүләр салкын су системасына фильтрлар да куйды. Хәзер сөенеп туя алмыйбыз! Кирәк икән, котелны җәй көне дә кабызырга була. Көз көне бигрәк уңайлы! Көннәр салкынайту белән өйне җылытабыз. Балалар бакчаларында, оешма-предприятиеләрдә җылылык бирү озакка сузыла. Өйдәге уңайлыкларга сөенеп бетә алмыйбыз, – ди райондашларыбыз.

Ике контурлы котеллар коммуналь хезмәтләр өчен түләүне киметүе белән дә отышлы булды. Шунысын да әйтергә кирәк: 2024 елдан ике контурлы котелларга техник хезмәт күрсәтү район газ идарәсенә йөкләнде.

– Бүгенге көндә йортларга җылылык бирү буенча тариф 1 куб. метр өчен 8,41 сум тәшкил итә. Елга бер мәртәбә ике контурлы котелларга газ хезмәте техник карау үткәрә. Экономияле булудан тыш, мондый газ казаннары куллануда куркынычсыз, сыйфатлы булуы белән дә отышлы. Ике контурлы котел, ул-бу була калса, автомат рәвештә аерыла. Барысы да уйланылган, тикшерелгән. Газ чыгып тору куркынычы юк. Котел белән бәйле проблемалар туганда 2-58-04 телефонына мөрәҗәгать итәргә була. Күрсәткечләрне 2-57-04 номерына шалтыратып хәбәр итегез, – ди районның газ хезмәте җитәкчесе Илнар Жиһангиров.

Лилия Шәймиева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев