Урам җыештыручылар җитми
Район үзәгендәге 63 йорт территориясен алты кеше җыештыра
Мөслимдә урам җыештыручылар җитми. Район үзәгендәге кайбер участокларны механикалаштырылган ысул белән генә чистартып булмый, шуңа кул көченә ихтыяҗ зур. Бүгенге көндә “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” предприятисе штатында алты урам җыештыручы исәпләнә.
Урам җыештыручы булып теләсә кем эшли алмый. Хезмәт сөюче, чисталык яратучы кешеләр генә бу вазыйфаны башкара ала.
– Күпфатирлы йортлар территориясен чиста тоту өчен урам җыештыручылар зур көч куя. Тик бөтен кеше дә аларның хезмәтен күреп, бәяләп бетерми кебек. Укырга теләмәгән баланы әти-әнисенең: “Укымый йөреп, урам җыештыручы буласың килә әллә?” – дип орышкан кешеләргә тап булганым бар. Яшәгән җиребезне чиста-пөхтә итеп тоткан әлеге һөнәр ияләренә хөрмәт белән карыйсы урынга җәмгыятьтә аларга нигәдер түбәнсетеп карау гадәте бар. Бүгенге көндә безгә урам җыештыручылар җитми, – ди “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” предприятиесе җитәкчесе Марат Шәймөхәмәтов.
Тирә-ягыбызны чисталыкта тотучы урам җыештыручыларның хезмәтен аңлап бетермиләр шул. Күпфатирлы йортлар территориясе кайвакыт җыештырылып та өлгерми. Алты кеше 63 йорт территориясен ничек җыештырып җитешсен соң?! Җыештыручы булырга атлыгып торучы юк. Сүз дә юк, хезмәт хакы да зур түгелдер, тик бу хезмәтне башкаручылар үзләренә үзләре хуҗа. Эшләрен күзәтеп торучы, һәр минутларын исәпкә алучы юк. Эшеңне башкарсаң – дүрт ягың кыйбла.
– Кыш көне “тротуар көрәлмәгән”, яки “бозлавык, ком, тоз сибелмәгән” дип уфтанучылар бар. Хәзер “урамда яфраклар өелеп ята” дип зарланучылар да юк түгел. Кар күп яуганда урам җыештыручыларга аеруча кыен. Без иртәнге ашны ашаганда, алар инде карны көрәп, тротуарларны чистартып бетергән була. Шәхси йортка күчкәнче, озак еллар Г. Авзалов урамындагы күпфатирлы йортта яшәдек. Тормыш иптәшем белән үзебез яшәгән йорт территориясен һәрвакыт тәртиптә тоттык. Фердинантым кар көрәргә дә, яфракларны себереп түгәргә дә авырсынмады. Подъезд алдында чәчәкләр дә утырттык, яз-көз өмәләрдә дә актив катнаштык. Йорт тирәсе чиста булса, үзеңә дә, килгән кешеләргә дә күңелле бит! – ди Гөлзирә Рәхимуллина.
Күпфатирлы йорт ишегалларының чисталыгы өчен җаваплы урам җыештыручылардан тыш, паркларда һәм Мөслимнең үзәк урамында тугыз урам җыештыручы хезмәт куя.
– Бүгенге көндә егет-кызларыбыз сезонлы эшләр белән мәшгуль. Үзәк урамда лалә чәчәкләре утыртыла. Бу эш сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында, Банк урамында төгәлләнде инде. Чәчәк утырту, тәрбия-ләү, урамнарны себерү, коелган яфракларны җыю, территорияне кышка әзерләү, агач-куакларны формалаштыру – барысы да үз вакытында башкарыла. Кыш айларында урам җыештыручыларга өстәмә түләү юк, тарификация ел әйләнәсе бертөрле. Сүз дә юк, кышын кыенрак, тик җәй, көз айларында урам җыештыручыларның эше күп очракта чүп җыю, урам себерү һәм үлән чабу белән бәйле, – ди “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” предприятисенең теплица участогы җитәкчесе урынбасары Эльмира Миргазизова.
– Урам җыештыруны бик җинел эш, димәс идем. Күпләр җиңел дип уйласа да, бирегә килеп эшләргә теләүче юк. Бүгенге көндә 6 кеше эшлибез. Бирегә оешма төзелү белән эшкә урнаштым. Эшли башлаган чорда бик авыр иде. Хәзер җитәкчебез дә ярдәм итәргә генә тора. Җирлегебездә миһербанлы кешеләр дә аз түгел, кышын алар да кар белән көрәшкәндә җиңелрәк. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр дә чисталык сакларга тырыша. Тик күпфатирлы йортлар янындагы контейнерларга шәхси ихаталарда яшәүчеләр дә чүп түгә. Контейнерга сыймаган яки коелып калган чүпне без җыештырырга тиеш. Габаритлы чүпләрне халык, алдан сөйләшеп, чүп илтүче машинага үзләре салып җибәрергә тиеш, – ди “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” предприятиесе эшчесе Чулпан Зиннурова.
Чулпан – белгечлеге буенча китапханәче. Бер минут та тик утырырга яратмый ул. “Печән җитешкән вакытны сагынып көтеп алам. Триммер тавышына карап, “жилка” чыгару ошый. Халык урам җыештыручыларны хөрмәт итсен, чисталыкны сакласын иде. Подъезд төбендәге көнбагыш чүбен җыештыру авыр түгел, тик тәрбия шуннан башлана: башкалар хезмәтен хөрмәт иткән кеше көнбагыш чүбен анда ташламый. Янында баласы булса, ул да: “Болай да ярый икән”, – дип уйларга мөмкин”, – ди Чулпан.
Урам җыештыру эше авыр һәм җаваплы. Әлеге һөнәр ияләрен хөрмәт итәргә өйрәник!
Фото – «Татар-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев