Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Укыйбызмы?

Галимнәр раславынча, 6 минут уку стресс дәрәҗәсен 68 процентка киметә.

Миңа 6-7 яшьләр булгандыр. Әни минем өчен “Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй”(6+)) газетасына языла иде. Газета килүен көтеп алам. Хат ташучы күренүгә каршына йөгерәм. Газета-журналлар килү бер бәйрәм кебек кабул ителә иде.
Әти-әни күпләп газета-журналларга языла иде. “Казан утлары” (16+), “Роман газета” (16+), “Азат хатын” (16+), “Дуслык” (16+) (Нурлат районы газетасы), “Социалистик Татарстан” (16+) һ.б. Хат ташучыларның сумкалары бик калын була иде шул. (Сумканың ни дәрәҗәдә авыр булуын хәзер генә аңлыйм). Шунысы гаҗәп: ул кадәр газета-журналны ничек укып бетерделәр икән?!
Укытучымы ул, табибмы, гади колхозчымы – барысы да вакытлы матбугатка күпләп язылган һәм УКЫГАН! 1986 елда, мәсәлән, “Авыл утлары” (16+) 6570 данә тираж белән басылган. 1991 елда тираж – 5580, 2001 елда 4780 данә булган. Дөрес, КПССның район комитеты тарафыннан да вакытлы матбугатка язылу буенча таләпләр катгый иде, ди өлкән буын. Хәер, кемдер таләп иткәнгә генә күпләп газета-журналлар алдырмаганнардыр. Күңел таләбе булган бу, укырга омтылышы көчле булган халыкның. Әйе, интернет, социаль челтәрләр булмаган, телевизорны да сирәк караганнар. Бүген дә, социаль челтәрләрдә кемнең нәрсә ашаганын, кая барганын карап утырмасак, укуга вакыт калыр иде. Кәгазьгә басылган мәгълүматны уку күзләрне саклый һәм йокыны качырмый. Гомумән алганда, уку баш мие эшчәнлегенә уңай тәэсир итә, уйларга, фикер йөртергә өйрәтә. Кәгазьдән уку текстны аңлау өчен дә отышлырак. Бу – уйдырма түгел, галимнәр үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәсендә расланган фикер.
Тираж кимесә дә, Мөслим районы – укучылар рәтендә. Әлеге рейтинг район халкының вакытлы матбугатка ничек язылуыннан чыгып билгеләнә. Даими укучыларыбыз бар, Аллага шөкер! Газета чыгуын, типографиядән кайтуын көтеп торып, редакциядән килеп алучы өлкәннәр күп.
Хат ташучылар газетаны вакытында китермәсә дә, редакциягә шалтыраталар. “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламовның район газетасын елныкын-елга подшивка итеп теркәп баруын күреп, сөендем. Акыллы кешеләр газетага языла һәм укый!
Хат ташучылар да: “Бер язылган кеше газетага языла ул!” – дип әйтергә ярата.

Хат ташучы дигәннән, Абунәче ункөнлегендә Пушкин урамына газета таратучы Лариса апа Нуриева килеп керде дә: “Әйдә, газетага языласыңмы? Очсыз бәядән язылып кал!” – дип, мәсьәләне кабыргасы белән куйды. Шул арада редакциядән берничә кешене яздырып чыгып та китте. Хат ташучы шундый булырга тиеш, дип әйтүем: һәр йортка, һәр кешегә барып җитәргә кирәк! Әлбәттә, халык газетага язылсын өчен вакытлы матбугатның да вакытында килүе шарт.
Газета укучыларны кызыксындыру максатында Мөслим-информ “Табындагы каз күктәге торнадан яхшырак” акциясен* игълан итте. “Авыл утлары”на язылучыларга Яңа ел табыны өчен каз оту мөмкинлеге бар. Моның өчен язылу турындагы квитанцияләрне редакциягә җибәрүегез кирәк.

“1=2” акциясе** район газетасына альтернатив подписканы сайлаучылар арасында үткәрелә. 2023нче елның беренче яртыеллыгына язылучылар икенче яртыеллыкка подписка ота ала.

“ТАТМЕДИА” АҖ дә бүләкләр уйната.*** Моның өчен “Татмедиа”ның кимендә ике басмасына – “Авыл утлары” газетасына һәм бер журналга язылу да җитә. Язылу турында квитанцияләрне Казан, Декабристлар урамы, 2 йорт адресы буенча җибәрергә кирәк.
Телефон номерыгызны да күрсәтергә онытмагыз. Номер, сез бүләк откан очракта, сезнең белән элемтәгә керү өчен кирәк.

“Бер атуда – өч бүләк!” акциясе**** дә дәвам итә. Акция шартлары буенча “Авыл утлары”на альтернатив язылучыларга “Сөембикә” һәм “Казан утлары”н ярты бәясенә яздыру мөмкинлеге бирелә. Ягъни әлеге журналларга да, альтернатив подписка үткәреп, аларны үзебез үк алып кайтып бирәбез.
* Акция 2022нче елның 1 ноябреннән 2022нче елның 31 декабренә кадәр үткәрелә. Оештыручы – Мөслим-информ.

** Акция 2022нче елның 1 ноябреннән 2022нче елның 31 декабренә кадәр үткәрелә.
Акциядә “Авыл утлары” газетасына альтернатив подписканы сайлаучылар гына катнаша ала.
Оештыручы – Мөслим-информ.

*** Акция 2022нче елның 22 октябреннән 2023нче елның 20 мартына кадәр үткәрелә. Гаризалар 21.01.23гә кадәр кабул ителә.
Оештыручы – “ТАТМЕДИА” АҖ.

**** “Бер атуда – өч бүләк” акциясе 2022нче елның 1 октябреннән 2022нче елның 24 декабренә кадәр дәвам итә.
Реклама   16+   АО "Татмедиа"

 

Римма Афзалова

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев