Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Түрештә «Уен-фест» фестивале үткәрелде

Республикакүләм игълан ителгән «Уен фест» проекты Түреш авылында дәвам итте.

Түреш авылының Харрас чишмәсе янында республикакүләм игълан ителгән "Уен-фест" бәйгесе кысаларында "Безнең яшьлек уеннары" дип аталган чара уздырылды. Чарада Яңа Карамалы, Иске Карамалы, Әмәкәй, Мәлләтамак авылы һәм Тукай районы Мерәс авылы активистлары катнашты. Үзешчәннәр кичке уен формасында оештырылган күңел ачу чарасында халкыбызның онытылып бара торган җырлы-биюле уеннарын тәкъдим иттеләр. Башкарма комитет җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча  урынбасары Марина Бәдретдинова : "Проектның максаты - әби-бабаларыбыздан калган  гореф-гадәтләрне, милли мирасыбызны  балаларга,  яшьләргә җиткерү, камилләштереп буыннан -буынга тапшыру", - диде.

Наилә Сәлахова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев