Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Тугры укучыларыбызга таянабыз

Авыл хуҗалыгында урак өсте елга бер булса, матбугат чараларында мондый киеренкелек елына ике тапкыр кабатлана һәм һәрберсе өчәр айга сузыла. “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасы да ярты ел саен шундый сынау уза.

Бүген халык мәгълүматка кытлык кичерми. Гаджетлары булган һәр кеше йокыдан уяну белән смартфонын ачадыр, мөгаен. Чәй кайнаганчы, дусларның статусларын, сторисларын карау, дөньякүләм яңалыклар белән танышу – гадәткә кергән гамәл.
Мәгълүмат ташкыны туктап тормый. Хәзер ашаганда да кулдан телефонны төшермәскә өйрәндек. Заманча технологияләр безгә кирәкле мәгълүматны кулыбызга “тоттыра” белә.
Теләсәк тә, теләмәсәк тә, тормышыбызга “ясалма интеллект”, “нейрочелтәр” дигән яңа төшенчәләр үтеп керде. Үзара аралашканда күтәрелүче темалар буенча смартфоннарның хәбәр җибәрүенә дә гаҗәпләнмибез. Әле кайчан гына фантастика чигендә булган технологияләр замана кешесе күз алдында чынбарлыкка әверелеп бара. Мондый көндәшлек шартларында басма матбугат даи-
ми сынау уза. Әйе, цифрлы мәгълүмат тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Әмма аның нигезе, ничек кенә карасаң да, басма мәгълүматка барып тоташа. Китаплар, газета-журналлар кешелек дөньясы, цивилизация тудырган интеллектуаль һәм рухи мирас сакчысы булудан туктамый.
Урамдагы бердәнбер радио рупорыннан хәбәр тыңлап үскән буын вәкилләре күп калмаса да, почта аша кочак-кочак газета-журнал алдырган, аны чират торып укыган буын әле яши, оныклар тәрбияли. Атнасына өчәр тапкыр килгән газета, айга бер-ике такыр чыгучы журналларны бәйрәм кебек көтеп алган, шыплап тутырылган почтальон сумкасының бәләкәй кесәсеннән хат, открытка чыкса, әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык шатлык хисе кичергән минутларын әле дә онытмаган буын исән!
Хәтерлим: өебезгә һәркемнең үзе яратып укый торган газетасы гына түгел, журналы да килә иде. Кыйммәтле Мәскәү басмаларын киңәшләшеп алдырырга туры килсә дә, әти дә, әни дә газета-журналларга язылу, китап сатып алу өчен беркайчан да акча жәлләмәде.
Югыйсә ул вакытларда да акча санаулы булгандыр, җитмәгәндер дип уйлыйм. Кайбер басмаларга өйдә чират: һәркемнең аны беренче булып укыйсы килә. Журналларның төпләнмәләрен ясап, кызыклы, актуальлеген тиз генә җуймастай мәкаләләрне, киңәшләр, рецептларны кисеп, келәй белән дәфтәргә
ябыштырып саклау гадәте әле хәзер дә бар. Почта аша килгән матур открыткалар, кадерле хатлар бүген дә күпләрнең гаилә альбомнарында сакланадыр. Аларның һәрберсе истәлекләргә төрелгән, хатирәләр белән сугарылган. Матди байлыкны өстен куймыйча, кечкенәдән үк рухи дөньябыз, акыл үсешен, кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләүне ныграк кайгырткан әтиәниемә мең рәхмәтле. “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасы укучыларын татар һәм рус телләрендә мәгълүмат белән тәэмин итүдә үз миссиясен башкара. Нинди генә заманнарда да аңа тугры калган, “Ничек инде район газетасын алмыйсың?!” дип, башкача булуын күз алдына да китермәгән, үз укучылары булган вакытлы матбугат ул!

 РӘМИЛӘ СӘЛӘМОВА ФОТОСЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X