Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Kazan Digital Week-2025 форумында Мөслим укучылары да катнаша

Мөслимнең «Офык» мәктәптән тыш эшләр үзәгенең ике командасы «Роботлар сугышы» ярышында чыгыш ясый

Бүген Татарстан башкаласында Казан ЭКСПО күргәзмә комплексы мәйданчыгында Kazan Digital Week-2025 халыкара форумы старт алды. Ачылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин.

«Елдан-ел чара масштаблырак һәм әһәмиятлерәк була бара», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, форум кунакларын сәламләп.

Ул билгеләп үткәнчә, быел Kazan Digital Week та дөньяның 76 иленнән һәм Россиянең барлык төбәкләреннән диярлек 20 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Татарстан Рәисе сүзләренчә, форумда 10 төп тема сакланып калган, ә фикер алышуның төп темасы ясалма интеллект нигезендә цифрлы продуктлар булдыру һәм үстерү булачак.

Республика лидеры шулай ук быелгы форумның чараларга бай көн тәртибен билгеләп үтте. «Без мөһим темалар турында фикер алыша алачакбыз, дип ышанам. Татарстан мондый чаралар өчен шартлар тудырырга әзер. Рәхим итегез!» - дип йомгаклады Татарстан Рәисе.

Россия цифрлы үсеш министры урынбасары Олег Качанов, үз чиратында, ассызыклаганча, форум ничәнче ел цифрлы үсеш өлкәсендә елның төп вакыйгаларының берсе буларак үзенең әһәмиятен раслый.

«Саннар үзләре өчен үзләре сөйли. Мәйданчык халыкара статуска ия. Һәм иң мөһиме, ул иң яхшы практика һәм тәҗрибә белән уртаклашырга ярдәм итә», - диде Качанов.

Әлеге форум кысаларында Мөслимнең "Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәгенең ике командасы "Роботлар сугышы" ярышында катнаша. Ярышлар ике көн дәвам итәчәк. 

Фото - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев