Тюбингта шуу куркыныч
Республикада былтыр “ватрушка”лар аркасында һәлак булучылар да булды
Урамда 9 яшьлек малайның әнисе белән сүз көрәштереп баруына игътибар иттем. Тюбинг сорый бала. Әнисенең аласы килмәве аңлашыла: тюбингларның сәламәтлек өчен куркыныч булуын әйтә табиблар.
– Чана шуасы, тимераякта, чаңгыда йөрисе килә, әлбәттә. Әмма саклык чараларын үтәмәү аркасында, ел саен дистәләгән кеше имгәнә. Узган ел таудан шуганда, дүрт бала аяк-кулларын авырттырды, бер хатын-кыз аягын сындырды. Быел таудан шуып, аягын каймыктырган – өч, кулын авырттырган өч балага, тимераякта шуганда егылып, ике җирдән кулын сындырган бер хатын-кызга беренче ярдәм күрсәтелде, – ди район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Гөлфирә Сабирова.
Тюбингта тормоз җайланмасы юк, шуңа, таудан төшкәндә, төрле хәлләр булырга мөмкин. Республикада былтыр “ватрушка”лар аркасында һәлак булучылар да булды. Хәтта, тюбингны җиңел машинага тагып, югары тизлектә җилдерүчеләр дә бар икән.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 24 гыйнвар саныннан укыгыз.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев