Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Татарстанда халык өчен иң ачык район башлыкларын билгеләделәр

Татарстанның Төбәкләр белән идарә итү үзәге экспертлары халык өчен иң ачык район башлыкларын билгеләде.

Муниципалитет башлыкларының социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәләрен комплекслы тикшерү мәгълүматлары буенча, 2023 елның беренче яртыеллыгында Апас, Менделеевск һәм Яңа Чишмә районнары башлыклары халык белән социаль челтәрләр аша иң яхшы элемтә булдырган җитәкчеләр дип табылган.

Радмир Беляев (Менделеевск районы), Айрат Җиһаншин (Апас районы) һәм Вячеслав Козлов (Яңа Чишмә районы) иң күп балл җыйган. Шулай ук Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, Буа районы башлыгы Ранис Кәмәртдинов, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев һәм Чирмешән районы башлыгы Рамил Әйбәтов та беренче унлыкка кергән.

Татарстанның Апас, Минзәлә һәм Чистай районнары башлыклары узган ел белән чагыштырганда иң зур динамика күрсәткән.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-xalyk-ocen-in-acyk-raion-baslyklaryn-bilgeladelar-5873875

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев