Татарстанда йөздән артык почта элемтәсе бүлекчәсе ябылган
Актуаль

Татарстанда йөздән артык почта элемтәсе бүлекчәсе ябылган

Сәбәп-хезмәткәрләр җитмәү.

Республикада 118 почта элемтәсе бүлекчәсе вакытлыча ябылган һәм 122 бүлекчәдә эш режимы кыскартылган. Сәбәп-хезмәткәрләр җитмәү, аеруча авыл җирлегендә.

Татарстанда почта элемтәсе челтәрендә 450 хезмәткәр җитми, кайбер муниципалитетларда белгечләр саны 30% тан да кимрәк.

500гә якын авыл бүлекчәсе табыш китерми. Почта бүлекчәләрендә транзакцияләр саны ел саен 20% ка төшә.

2025 елга кадәр 200 модульле почта элемтәсе бүлекчәсен ачу, шулай ук быел 32 авыл почта бүлекчәсен ремонтлау планлаштырыла.

Фото - Мөслим-информ архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев