Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Татарстан Рәисе - Урәзмәт кырларында

Бүген “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Үрәзмәт” товарлыклы-сөтчелек коплексына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән килде.

Татарстан Республикасы җитәкчесен Үрәзмәт авылы кырларында район башлыгы  һәм җаваплы җитәкчеләр каршы алды.

Район башлыгы Республика Рәисен  авыл хуҗалыгы күргәзмәсе белән таныштырды, язгы кыр эшләре барышы турында мәгълүмат бирде. 

- Быел районда 59 мең гектар мәйданда язгы чәчү планлаштырылды. Бүген 82 процентта чәчү эшләре башкарылды. Көнгә 2,5-3 мең гектарда чәчү чәчелә. 97 килограмм тәүсир итүче матдәләр кертелде.

 Көнгә 71 мең тонна сөт савыла. Узган ел белән чагыштырганда 22 тоннага артык продукция алынып, 48 процент плюс тамгасы белән барабыз. 

27 дәүләт программасына кердек. “Мизгел” яшьләр үзәгендә 96 миллион сумлык ремонт башкарыла. “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү  лагерен төзекләндерү өчен 124 миллион сум финанс бүленде. Гравий юлларга каты өслек түшәү программасы кысаларында узган ел дүрт урам асфальт юллы булган иде, быел бу эш шулай ук дүрт урамда башкарылачак, диде ул.  

 Авыл хуҗалыгы күргәзмәсе белән танышканнан соң кунаклар “Үрәзмәт” товарлыклы-сөтчелек коплексына юл тоттылар. Рөстәм Миңнеханов савым сыерларның азык рационы белән кызыксынды, уңай бәя бирде. Биредә сыерларны саву роботлаштырылган. Яңа туган бозаулар бүлегендә булып, яшь малларның яшәү шартларыннан канәгать калды, кызыксындырган сорауларына җаваплар алды. 

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючыларга киләчәктә уңышлар, имин, уңдырышлы еллар теләде.

Римма Афзалова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев