Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Татарстан абитуриентлары өчен булачак профессияләрнең электрон навигаторы эшли башлады

Фәнни белгечлекләр навигаторы Наука.рф – «Россиядә Фән һәм технологияләр унъеллыгы» сайтында эшли башлады.

Аның бурычы – тормышын фән белән бәйләргә теләгән абитуриентларга һәм барлык кызыксынган кешегә фәнни белгечлекләр турында мәгълүмат табарга ярдәм итү.

Навигаторда фәнни юнәлешләр һәм бөтен Россия буенча 500гә якын югары уку йортындагы бакалавриат, специалитет, магистратура һәм аспирантура программаларында тәкъдим ителгән белгечлекләр турында белешмә тупланган.

Эзләргә уңайлы булсын өчен, сайтта фәнни белгечлекләр сигез белем өлкәсенә бүлеп күрсәтелгән: «Математика һәм табигый фәннәр», «Инженерлык эше, технологияләр һәм техник фәннәр», «Сәламәтлек саклау һәм медицина фәннәре», «Авыл хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы фәннәре», «Белем бирү һәм педагогика фәннәре», «Гуманитар фәннәр», «Җәмгыять белеме фәннәре», «Сәнгать һәм мәдәният». Кызыксынган юнәлеш буенча уку йортларын илнең теләсә кайсы төбәгеннән сайларга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев