Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Сусыз калырга язмасын!

Май башында район үзәгендә су белән тәэмин итүдә проблемалар булды. Һава температурасы +25+27 градус җылы торганда су булмау бигрәк авыр. Өч көн су булмау аның кадерен тагын да арттыргандыр. Халык суны кибетләрдән сатып алырга, чишмәдән алып кайтырга мәҗбүр булды.

– Район үзәгенә су Ташлыяр чишмәсеннән килә. Су трассасында авария булу сәбәпле Мөслим сусыз калды. Проблема ачыклану белән кимчелекләр төзәтелде, ләкин эш озаккарак сузылды. Без халыкка су челтәрендә ремонт баруы турында социаль челтәрләр аша хәбәр иттек һәм су запасы туплауларын сорадык, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов.
Тик эш беткәндә кайбер җитешсезлекләр ачыклана. Сәбәбе – су системасына кереп калган һава суга торба буенча үтәргә мөмкинлек бирми. Системага кереп кал-
ган һава бетмичә, су башняга менеп җитә алмый. 

 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 19 май санында

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев