Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Суга түләү нигә күп?

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне су өчен бәяләр арту борчый

Бу көннәрдә редакциягә күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән шалтыратулар күп килә. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне су өчен бәяләр арту борчый. Мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан берничә инстанциягә мөрәҗәгать иттек.

РФ Торак кодексының 151 маддәсенең 1нче өлеше нигезендә, коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме исәпкә алу приборлары күрсәткечләре буенча коммуналь хезмәтләр күләменнән чыгып билгеләнә. Татарстан Республикасы районнары (шәһәрләре) өчен күпфатирлы һәм торак йортларда салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны агызу буенча коммуналь хезмәтләрне куллану нормативлары ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән расланган.

Район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Илнар Сәйфиев су кулланган өчен бәяләрнең артуы район Башкарма комитетына бәйле булмавын билгеләп үтте.

– Күпфатирлы йортларда су өчен түләү йортка куелган исәпләү приборы нигезендә, ул булмаган очракта, гомуми норматив нигезендә билгеләнә. Фатир хуҗалары һәр айның 25нче числосына кадәр ут, су һәм газ приборлары күрсәткечләрен шушы хезмәтләрне күрсәтүче оешмаларга хәбәр итәргә бурычлы. Район Башкарма комитетының да, район Советының да коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр билгеләү буенча вәкаләтләре юк, – диде ул.

Район үзәгендәге йортларны су белән тәэмин итүчеләр дә бәя артуга мөнәсәбәтләре булмавын белдерде.

– Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр күпме су кулланылуын исәпләүче счетчик күрсәткечләрен телефон аша “Энергосбыт” оешмасына, “Инженерлык челтәрләре” җәмгыятенә хәбәр итә ала. Күрсәткечләрне Дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә мөмкин. Әмма су өчен түләүне без билгеләмибез. Без – халыкны су белән тәэмин итүчеләр, – диде “Инженерлык челтәрләре” җәмгыяте җитәкчесенең урынбасары Фәнил Вәлиев.

Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен торак милекчеләренең идарәче компаниясе директоры Гөлшат Фәхерлегаяновага да мөрәҗәгать иттек.

– Әйе, октябрь аенда күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен суга түләү берникадәр артты. Түләү арту су кулланган өчен түгел, ә йорт территориясен карап тотуга кагыла. Элек йорт территориясен карап тоту өчен кулланылган су бәясе тиеннәр белән исәпләнә иде. Хәзер ул фатир мәйданына бәйле һәм һәр квадрат метр өчен 1 сум тәшкил итә. Бу бәя – күпфатирлы йорттагы гомуми исәпләү приборы белән фатирлардагы исәпләү приборлары арасындагы күрсәткечләрнең аермасы, дип аңларга кирәк. Әлеге аерма күпфатирлы йортта яшәүчеләргә бүленә һәм алардан түләтелә. Идарәче компания тарафыннан күпфатирлы йортта югалган су өчен айлык түләү бәясе 1 сум дип расланды, – диде ул.

Коммуналь түләүләргә бәяләр арту һәрвакыт борчуга сала, канәгатьсезлек хисе тудыра. Адәм балалары шулай яратылган: булганда – кадерен белмибез, югалткач, кемнедер гаепли башлыйбыз. Бәяләр артуда да гаеплеләрне эзлибез. Шулай да суны исраф итүчеләр, “Акса агар инде, минеке агамыни?!” – дип, битарафлык күрсәтүчеләр дә юк түгел.

Фото – «Татар-информ» архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев