Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Су мәсьәләсен бергәләп хәл итик

Көннәр эссе торып, яңгырлар булмау сәбәпле күп күләмдә су тотыла.

- Хөрмәтле мөслимлеләр!
Барлык су чыганакларын да тикшереп чыктык. Ташлыяр һәм Вәрәшбаш линияләре һәм өч скважина да тулы куәтенә эшли, аварияләр һәм өзеклекләр юк.

Ләкин, күп күләмдә су сибүдән барлыкка килгән бушлыкны тутырып бетерү мөмкин түгел. Су тулып җитешә алмагач, аңлашыладыр, басым да кими. Көн дә шушы хәл - кичке якта югары оч урамнарга һәм күп фатирлы йортларга су килеп җитә алмый.

Аңлыйбыз, корылыкта су сипмәсәң бәрәңгесе дә, башкасы да үсми. Ләкин су сибү башкаларны да сусыз калдыра!
Төнге, көндезге вакытларда су запасы туплап куюыгызны сорыйбыз, суны да савытлардан сиптерсәгез иде. Чамасыз су сибүдән туктамасак, яңгырлар яуганчы сусыз утырачакбыз. Башкаларны да уйлыйк әле, җәмәгать. Бер-беребезгә карата игътибарлы һәм игътирамлы булыйк!

Бу җәйдә Яңарыш микрорайонының югары ноктасына яңа скважина казылды, ул иртәгә су линиясенә тоташтырылачак. Ул системага сәгатенә өстәмә 10 тонна су бирәчәк.

Шулай ук Мөслим халкын су белән тәэмин итүче су башнясына капиталь ремонт ясалачак.

Су мәсьәләсен төптән хәл итү өчен махсус комиссия төзелде, бу юнәлештә эшләүче белгечләр чакырылды. Алар белән бергәләп четерекле хәлдән чыгу юлын эзлибез. Агымдагы җәйдә бөтен көч су проблемасын хәл итүгә юнәлдерелә. Барыгыздан да сабырлык күрсәтүегезне сорыйбыз. Сусызлык проблемасын бергәләп җиңеп чыгуга, иң мөһиме, халыкның ышанычы кирәк, - дип халыкка мөрәҗәгать итә Мөслим инженерлык челтәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев