Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Су кирәк, су!

Бәйрәм көннәрендә район үзәгендә тагын су бетте. Социаль челтәрләрдә дә су белән тәэмин итүгә кагылышлы фикерләр күп булды: «Өскә язарга кирәк», «Курыкмасаң, түрәләргә хәбәр ит!» — дип берничә көн рәттән халык бер-берсен «котырта».

— Бу көннәрдә кое кагуны сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп. Халык үзе суны сакчыл тотарга өйрәнсен иде. Кемдер бакчасына кирәксә-кирәкмәсә дә су сиптерә, шул ук вакытта кайбер йортларда суга интегәләр, — ди Назыйф Сабитов.
— Район үзәге үсә, димәк, суга ихтыяҗ да арта. Без проблеманы хәл итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Үзәк су башнясын ремонтлау өчен миллионнарча акча сарыф ителә, — ди район башлыгы Альберт Хуҗин. 
Район җитәкчелеге бу мәсьәләне аерым контрольдә тота. Су белән тәэмин итү мәсьәләсен чишү өчен берничә вариант карала.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 16 июнь санында

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев