Рөстәм Миңнеханов Акдуска чип куйдырган һәм Татарстан халкын этләрен теркәргә чакыра
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында Акдус кушаматлы этенең фотосурәтен, шулай ук эткә чип куйдыру турында сертификат урнаштырды
«Акдусның закон буенча кирәкле барлык документлары да бар. Ә сезнең йорт хайваннарыгызныкы бармы?» - дип яза Миңнеханов постында.
Ул шулай ук йорт хайваны хуҗасы булу – аның өчен һәрвакыт җаваплы булу дигән сүз, дип билгеләп үтте.
«Этегезне теркәргә онытмагыз!» - дип өнди республика җитәкчесе.
Исегезгә төшерик, Татарстанда этләрне мәҗбүри теркәү бара. Республикада яшәүчеләргә йорт хайваннарын теркәмәгән өчен штраф яный. Бу хакта «Татар-информ» сайты яза.
Фото: Татарстан Рәисенең телеграм-каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев