Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Россиядә 1 сыйныфка кабул итү кампаниясе 1 апрельдән башлана

Кабул итү кампаниясенең беренче дулкыны 30 июньгә кадәр дәвам итә.

Россиядә беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе рәсми рәвештә 2024 елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча башланачак.

Кабул итү кампаниясенең беренче дулкыны 30 июньгә кадәр дәвам итә. Бу чорда булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналары баланы якындагы мәктәпкә (теркәү урыны буенча) яки аның абыйсы, апасы укый торган мәктәпкә яздыра ала.

Беренче дулкында шулай ук укырга чираттан тыш, беренче чиратта һәм өстенлекле кабул итү хокукы булган ата-аналар гариза бирә. Теләсә кайсы башка белем бирү оешмасына гаризаны 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр бирергә мөмкин була, ләкин теркәлү урыны буенча булмаган мәктәпкә бала анда буш урыннар калган очракта гына керә ала.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-1-syinyfka-kabul-itu-kampaniyase-1-apreldan-baslana-5885071

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев