Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Район делегациясе съездда катнашты

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең XVIII съездында районыбыз делегациясе дә катнашты.

Район башлыгы Альберт Хуҗин белән берлектә Мөслим районы делегациясе "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы" Ассоциациясенең XVIII съездында катнашты. 

Съезд эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы  администрациясе Рәисе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты. 

Съезд эшенең башында ТР  Муниципаль берәмлекләр советы Ассоциациясе рәисе Әкъзам Гобәйдуллин «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең 2023 елдагы эше турында хисап белән чыгыш ясады

Ул җирле үзидарәнең  актуаль мәсьәләләренә һәм бурычларына – Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашучыларны оештыруга, махсус хәрби операциядә катнашучыларның  гаиләләренә ярдәм итүгә тукталды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда муниципаль хакимиятләрнең халык белән эшләүдә мөһим бурычларны билгеләде, киләсе елның җаваплы ел булуын ассызыклады.

Билгеләнгән проблемалардан чыгып, съездда республиканың дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан бергәләп хәл итү өчен өстенлекле бурычлар билгеләнде.

Фото - район администрациясенең матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев