Район башлыгын сайладылар
Мөслим муниципаль район Советының 5нче чакырылыш I сессиясе узды.
14 сентябрьдә узган муниципаль сайлауларда авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлануы хакында хәбәр иткән идек инде. Шушы көннәрдә авыл җирлекләрендә беренче оештыру утырышлары узды.
Анда яңа сайланган депутатлар авыл җирлеге башлыгын, аның урынбасарын һәм район Советының вәкиллекле органына вәкил сайладылар. 22 сентябрь көнне яңа сайлаган җирлек башлыклары һәм район Советы вәкилләре район Советының 5нче чакырылыш I сессиясенә җыелдылар.
Район Советының актлар залдында узган сессия эшендә район Советы депутатлары гына түгел, Мөслим районы кураторы, Татар-
стан Республикасы хөкүмәте исеменнән ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов, район прокуроры, район җәмәгатьчелеге, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты. Мөслим район Советының 5нче чакырылыш I сессиясе каравына 6 мәсьәлә кертелгән. Аларның иң әһәмиятлесе Мөслим муниципаль районы башлыгын сайлау турында иде. Сессиянең көн тәртибенә шулай ук Мөслим муниципаль район башлыгы урынбасарын сайлау, район Советының даими комиссияләрен төзү, Мөслим муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына конкурс үткәрү һәм районның Иҗтимагый Совет составын раслау турындагы мәсьәләләр дә кертелде.
Мөслим муниципаль районы Уставы нигезендә сайлаулардан соң беренче сессияне алып бару хокукы сайланган депутатлар арасындагы иң өлкән депутатка тапшырыла. Бу юлы әлеге вәкаләт 3 санлы Рус Шуган сайлау округы депутаты Фирдәвес Фәрхетдиновка йөкләнде. Устав нигезендә билгеләнгән чаралар үткәрелгәннән соң, депутатлар сессиянең көн тәртибен карауга күчтеләр.
Мөслим мунципаль районы территориясендә узган муниципаль сайлаулар йомгаклары белән сайлаулар буенча җаваплы, 2нче санлы Әмәкәй сайлау округы депутаты Азат Әхмәтҗанов таныштырды.
– 14 сентябрьдә булып узган сайлауларда Мөслим районы бик актив һәм теләп катнашты. Район буенча 95 проценттан артык сайлаучы үзләре ышанган кандидатларга тавыш бирделәр. Барыбызга да мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына 4 кандидат теркәлгән иде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Мөслим районы территориясендә иң күп тавыш Рөстәм Миңнехановны яклап бирелгән иде. Аңа бирелгән тавыш 93,5 процентны тәшкил итте. Хафиз Миргалимовка – 4,02 процент, Виталий Смирновка – 0,50 процент, Руслан Йосыповка 2,01 проценттан артык сайлаучы тавыш бирделәр. Иң күп тавыш җыеп, Рөстәм Миңнеханов сайлауларда җиңеп чыкты. Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә ТР Рәисенең үз вазыйфасына керешү тантанасы узды. Муниципаль сайлауларга килгәндә, район территориясендә урнашкан 19 авыл җирлегендә сайлаулар үтте. Аларда барлыгы 136 сайлау округы булып, 163 кандидат теркәлгән иде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча барлык 136 округка да депутатлар сайланды. “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясеннән – 100 депутат, КПРФтан – 10, “Гадел Россия” сәяси партиясеннән – 5, ЛДПРдан – 6, “Яңа кешеләр” партиясеннән – 4, “Татарстан – Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтеннән – 4 һәм үз-үзен тәкъдим иткән 7 депутат сайланды. Сайлауларны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан барлык җаваплы җитәкчеләргә һәм хезмәткәрләргә, участок һәм территориаль сайлау комиссиясе членнарына, билгеләнгән активка ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алга таба да бердәм һәм шулай дус булып хезмәт итәргә насыйп булсын, – диде ул.
“ТР Мөслим муниципаль районы башлыгын сайлау” турындагы икенче мәсьәлә буенча чыгыш ясаучылар да бар иде. Мөслим районы кураторы, Татарстан Республикасы хөкүмәте исеменнән ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов район башлыгы вазыйфасына ТР Рәисе тарафыннан Альберт Хуҗинның тәкъдим ителүен хәбәр итте.
– Муниципаль район Уставы нигезендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Мөслим районы башлыгы вазифасына Альберт Хуҗин кандидатурасын тәкъдим итәм, – диде ул. – Альберт Робертович сезгә яхшы билгеле. Ул соңгы 4 ел дәвамында район белән уңышлы җитәкчелек итә. Районның төрле программаларда актив катнашуы нәтиҗәсендә әлеге чорда шактый нәтиҗәләргә ирешелде. Социаль объектлар, торак йортлар, юллар һәм күперләр, мәктәпләр, авыл мәдәният йортлары, сәламәтләндерү лагере төзелде. Яшьләр үзәге, спорт мәйданчыклары, парклар һәм скверлар төзекләндерелде. Өстәмә эш урыннары булдырылды. Авыл хуҗалыгында уңай үзгәрешләргә ирешелде, торак пунктларны төзекләндерү һәм башка бик күп эшләр башкарылды. Район башлыгы вазыйфасында эшләгән чорда Альберт Хуҗин үзен нәтиҗәле һәм җаваплы җитәкче буларак күрсәтте.
Район башлыгы вазыйфасына сайланганда, аның социаль-икътисадый мәсьәләләрне уңышлы хәл итеп чыгачагына һәм анда яшәүчеләрнең иң әһәмиятле бурычларын үти алачагына ышанам. Хөрмәтле депутатлар! Сездән тәкъдим ителгән кандидатураны хуплавыгызны һәм Альберт Хуҗинны район башлыгы итеп сайлавыгызны сорыйм.
Район башлыгын сайлау буенча “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәймөхәмәтова җирле бүлекнең сәяси Совет утырышы узуын билгеләп үтте һәм Мөслим муниципаль районы башлыгы вазыйфасына Альберт Хуҗин кандидатурасы тәкъдим ителеп, аның кандидатурасы Президиум карары нигезендә Мөслим районы башлыгы вазыйфасына хуплануын белдерде.
Михайловка авыл җирлеге башлыгы Нәҗимә Ращупкинаның, район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамовның чыгышлары да депутатлар тарафыннан игътибар белән тыңланды. Депутатларның бердәм тавыш бирүе нәтиҗәсендә район башлыгын ачык тавыш бирү юлы белән сайладылар. Барлык депутатлар бертавыштан район башлыгы итеп Альберт Хуҗинны сайлады. Бертавыштан кабул ителгән карарны депутатлар үзләренең көчле алкышлары белән расладылар. Рай-
он башлыгы булып сайланган Альберт Хуҗин тантаналы ант бирде һәм үзенең имзасын куйды, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка, барлык депутатларга һәм Мөслим халкына ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтен җиткерде, үзенә күрсәтелгән ышанычны аклау өчен бар тырышлыгын һәм көчен куячагын вәгъдә итте.
Өченче көн тәртибе буенча район башлыгы Альберт Хуҗин район башлыгы урынбасары вазыйфасына кандидатура тәкъдим итте.
– Мөслим муниципаль район башлыгы буларак, муниципаль район башлыгы урынбасары вазыйфасына 2нче санлы Әмәкәй сайлау округы депутаты Азат Әхмәтҗанов кандидатурасын тәкъдим итәм, – диде ул. – Азат Мөҗәһит улы моңа кадәр дистә елдан артык район башлыгы урынбасары вазыйфасын башкарды. Ул һәрвакыт үз эшенә җаваплы караучы, һәр тапшырылган эшне зур төгәллек белән башкаручы җитәкче булды. Районны һәм анда яшәүчеләрне кайгыртып яшәүчеләрнең берсе ул. Барлык җитәкчеләр һәм район халкы белән уртак тел табып, һәркем белән яхшы мөгамәләдә эшли белүче коллегабыз да. Барлык юнәлешләрдә үзенең киңәшләре белән дә, ярдәме белән дә эш-ләүче патриот җитәкчебез дә ул. Биредә утыручы депутатларның һәркайсы аны яхшы белә. Һич икеләнмичә, Азат Әхмәтҗанов кандидатурасын яклап тавыш бирерсез дип ышанам, – диде.
Депутатлар А.Әхмәтҗановны бертавыштан Мөслим муниципаль район башлыгы урынбасары итеп сайладылар.
Район Советының даими комиссияләрен төзү, Мөслим муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына конкурс үткәрү һәм районның Иҗтимагый Совет составын раслау турындагы мәсьәләләр буенча да карарлар бертавыштан кабул ителде.
Район башлыгы шулай ук өч җирлектә – Тойгелде, Баланлы һәм Баек авыл җирлекләрендә яңа башлыклар сайлануын хәбәр итте һәм алар белән таныштырды. Тойгелде авыл җирлеге башлыгы итеп, моңа кадәр Тойгелде гомуми белем бирү мәктәбе директоры булып эшләгән Айнур Фәрхетдинов, Баланлы авыл җирлеге башлыгы итеп, моңа кадәр авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Данияр Гыйзетдинов, Баек авыл җирлеге башлыгы итеп, моңа кадәр төрле җаваплы вазыйфалар башкарган Илназ Әхмәдуллин сайланган.
Яңа башлыклар һәм яңа җитәкчеләр билгеләнде. Алдагы биш ел дәвамында аларга район халкы белән бердәм булып, халык гозерләрен үтәүдә армый-талмый хезмәт итүләрен теләп калабыз.
Рәмилә Сәләмова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев