Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Актуаль

Путин Яшел Үзәндә яңа завод ачуда катнашты

Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында Яшел Үзәндә илдәге беренче сыекландырылган табигый газ өчен компрессор агрегатларын җитештерү һәм сынау комплексын ачуда катнашты.

«Предприятиенең хезмәт коллективын котлыйм һәм барыгызга да уңышлар, нәтиҗәле эшләр телим. Россиядә мондый предприятиеләр юк. Бу уникаль комплекс — Россиянең технологик суверенитетын ныгыту юлындагы бер адым», — дип билгеләп үтте Владимир Путин.

Ул Татарстанның технологик үсеш өлкәсендә лидерларның берсе булуын һәм мондый уникаль җитештерүнең нәкъ менә Татарстанда барлыкка килүенең символик мәгънәгә ия булуын ассызыклады.

«Безнең дәүләт өчен мондый җитештерү барлыкка килү бик мөһим. Бигрәк тә сыекландырылган табигый газ кебек зур конкуренцияле өлкәдә. Мондый җитештерүләр безгә бик кирәк», — дип өстәде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

«Бу — дөньядагы компрессор җайланмаларын җыю һәм сынау өчен иң зур комплексларның берсе. Аның куәте 130 мең мегаваттка якын. Балтыйк сыекландырылган табигый газы өчен беренче агрегат тулысынча проектлаштырылган һәм сынауларга әзер. Киләчәктә Мурманск өчен дә җайланма җитештерү планлаштырыла. Элек мондый технология бары тик АКШ һәм Япониядә генә бар иде», — дип ассызыклады «Группа ГМС» ҖЧҖ генераль директоры Артем Молчанов.

Фото: Татар-информ

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев