Путин балалар пособиеләрен түләү кагыйдәләрен үзгәртергә кушты
Актуаль

Путин балалар пособиеләрен түләү кагыйдәләрен үзгәртергә кушты

Яңа кагыйдәләрне быел 1 октябрьгә кадәр кертергә тиешләр.

Россия Президенты Владимир Путин балалар пособиеләрен түләү буенча берничә йөкләмә бирде. Аерым алганда, хәзер бала тууга һәм тәрбияләүгә бәйле пособиеләр түләүне, ата-аналарның финанс хәленә бәйсез рәвештә, һәр ай саен тәэмин итәргә кирәк.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы законга өлешчә эшләүче опекуннарга, 18 яшькә кадәрге баласы булган яки уллыкка алган яки балачактан I төркем инвалид баланың ата-аналарына яки уллыкка алучыларына айлык ташламалы түләүне алу хокукын саклап калу мөмкинлеген бирә торган үзгәрешләр кертергә йөкләде.

Яңа кагыйдәләрне быел 1 октябрьгә кадәр кертергә тиешләр.

Фото - Татар информ архивыннан


Нет комментариев