Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Профсоюз оешмалары киңәшмәсе узды

Район хакимиятендә профсоюз оешмалары киңәшмәсе узды. Биредә район оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмәдә район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты.

РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова район башкарма комитеты хезмәткәрләренә, авыл җирлекләре башлыкларына профсоюзларга берләшүнең уңай яклары – гарантияләре турында сөйләде.

Бүген дә профсоюз оешмаларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр аз түгел. Мөрәҗәгатьләр нигездә санаторий-курортларга юлламалар һәм кире кайтару шарты белән процентсыз акча средстволары алу, төрле чаралар үткәрү белән бәйле. Кергән мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар беренчел профсоюз оешмалары бүлекләре һәм профсоюз активистлары белән берлектә карала.

Ольга Анатольевна профсоюз оешмаларының 2022 елдагы эшенә йомгак ясады, үсеш планнары һәм максатлар белән уртаклашты. Профсоюз тарафыннан оештырылган грант ярдәмнәре, конкурслар, дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының шифаханә-курортларда дәвалану мөмкинлеге турында сөйләде. Ольга Калашникова районның профсоюз активының эшен югары бәяләде. Конференция профсоюз хәрәкәте активистларына бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев