Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Политехник техникумда чыгарылыш кичәсе (+фоторепортаж)

«Кояшлы Ык» ял паркының кече амфитеатрында политехник техникум студентларының чыгарылыш кичәсе үткәрелде.

Бүген Мөслим политехника техникумы укучыларының чыгарылыш кичәсе булды. Тантаналы чара “Кояшлы Ык” ял паркының кече амфитеатр зонасында үтте. Анда район башлыгы урынбасары азат Әхмәтҗанов та катнашты.
Быел бәйрәм икенче тапкыр ачык һавада, табигать кочагында оештырылды. Бәйрәмне район үзешчәннәре чыгышлары – Ләйсән Хаҗиева һәм Гүзәл Галиеваның дәртле җырлары бизәде. 
Техникумны быел 40 укучы тәмамлады. Шуның икесендә – кызыл диплом. Уку йорты тракторчы-машинист, пешекче-кондитер, эретеп ябыштыручы белгечлекләре бирә. “Барлык укучыларыма да киләчәктә тормышта үз урыннарын табып, матур гаиләләр корып, туып - үскән җирлектә күңелләренә яткан эш табып яшәүләрен телим!” – диде техникум директоры Илнар Миргалимов.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев