Подписка тәмамланырга санаулы көннәр калды
Газетабызда кызыклы, гыйбрәтле, файдалы язмалар бик күп. Укырлык материаллар бар!
Еш кына төрле оешма җитәкчеләре яки алар җитәкчелек иткән коллектив хезмәткәрләре үз оешмалары хакында язма әзерләүдә һәм бастыруда ярдәм итүне сорый. Күпвакыт язма инде газетада дөнья күргән була. Күпмедер вакыттан соң шул ук кешеләр материалның газетада басылу-басылмавы белән кызыксына. Димәк, алар район газетасын укымый, аңа язылмый, дигән фикер туа.
Хезмәт коллективларының матур эшләрен һәрвакыт яктыртып барырга тырышабыз. Тырыш хезмәткәрләр, аларның гаиләләре белән таныштырып бару да матур гадәткә әйләнде. Газетабызда кызыклы, гыйбрәтле, файдалы язмалар бик күп. Укырлык материаллар бар! Районыбыздагы кече авыллар хакында яза башладык. “Авылым уңганнары” рубрикасында шөгыль табып, шуның белән кешеләргә файда китерүче, табыш алучы мөслимлеләр хакында языла. “Безнең геройлар” рубрикасы махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга багышлана. Сәламәтлек, мәгариф, мәдәнияткә багышланган язмалар да, дин темасы да яктыртыла. Район тормышын чагылдырып барабыз. Газетага язылырга гына кирәк.
Тик, кызганыч, күпләр әле һаман да газетага язылырга өлгермәгән. Алар арасында җитәкче булып та, район газетасына язылмаучы райондашларыбыз да бар. Шушы җирлектә яшәп, тулы бер коллектив белән идарә иткән килеш район газетасына язылмаган җитәкче башкаларга нинди үрнәк күрсәтә? Ул бит үзе артыннан хезмәткәрләрен дә ияртергә, аларга үрнәк булырга тиеш.
Кайбер оешма хезмәткәрләре газетага язылу хакында квитанция сорагач, авылда яшәүче әти-әнисенең газетага язылуын дәлилләүче квитанцияне күрсәтә. Әти-әнисен вакытлы матбугатка яздырып, бүләк ясаса, егетлек булыр иде. Әти-әниең язылган квитанцияне күрсәтү – көлке. Димәк, бу кеше әле балалыктан чыкмаган, әти-әнисеннән ярдәм көтеп яши.
Кайберәүләр язылу бәясен кыйммәт, дияр. Беренче карашка кыйммәт тоелса, бу – ярты ел дәвамында атна саен килүче, 12 биттән торган газета бәясе. Кибеткә бер кереп чыкканда да 1 мең сум, кайчак 3-5 мең сум да калдырабыз. Очсызрак бәягә язылырга теләгән кешегә альтернатив подписка тәкъдим итәбез, ул 576 сум тора. Бу очракта газетаны редакциядән килеп алырга кирәк булачак. Коллектив тулысынча язылганда, газетаны үзебез дә китерә алабыз. Газетага язылучылар арасында бүләкләр уйнатылуын да искәртеп узыйк.
Табиблар хезмәт нәтиҗәләрен – дәвалаган авырулар саны, укытучылар – укучыларының уңышлары, юлчылар – үзләре салган юллар озынлыгы, авыл хезмәтчәннәре икмәк уңышы белән исәпли, шуның белән горурлана. Газета турыдан-туры дәваламаса, белем бирмәсә дә, моңа үз өлешен кертә. Югарыда саналган һәм башка бик күп хезмәтләрнең күләмен күрсәтүче, халыкка җиткерүче, танытучы ул – газета! Безнең эш күрсәткечебез – газета укучыларның саны. Укучылар юк икән, башкаларның эше дә күренми, дигән сүз. Барыбыз бер йодрык булып эшләгәндә һәм яшәгәндә генә тормыш матур.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев