Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Пляжда су керү тыела

Санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү максатыннан, Мөслим пляжында су коену тыела.

"Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Яр Чаллы филиалы үткәргән су лаборатор тикшеренүләре нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Мөслимнең Ык елгасы пляжында санитар-химик күрсәткечләр буенча гигиена нормативларының артуы ачыкланган. Бу исә куркынычсызлык күрсәткечләренә туры килми.

Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатыннан, Мөслим пляжында су коенуны тыю турында аншлаглар урнаштырылды.

 Лилия Шәймиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев