Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Пляжда су керү рөхсәт ителми

Җәй су коену, вакытны табигать кочагында үткәрү белән истәлекле

Тик су керергә теләүчеләргә кая барырга соң? Мөслим пляжында “су керү тыела” дигән элмә такталар куелган.

“Яшьлек” спорт комплексы җитәкчесе Ленар Садретдинов хәбәр итүенчә, Мөслим пляжында халыкка су керү мөмкинлеген тикшергәндә, кайбер кимчелекләр ачыкланган.

– Быел пляжда су кереп булмас шикелле. “ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге” сәламәтлек саклау бюджет учреждениесеннән килгән вәкилләр суның санитар норма таләпләренә туры килмәвен билгеләп үтте. Пляж территориясендә юыну кабиналары булмау, бәдрәфнең су керү урыныннан ерак урашуы да биредә су кермәс өчен сәбәп итеп күрсәтелде, – ди Ленар Садретдинов.

Райондагы пляж өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә уңайлы итеп эшләнгән югыйсә. Кояшта кызыну һәм су коену урыннары бер җирдә урнашкан. Су коену участогында чокырлар юк, суга төшү урыны сөзәк, территориянең санитар торышы канәгатьләнерлек. Коену зонасының чикләре яхшы күренүче билгеләр (буйкалар) белән күрсәтелгән. Пляж зонасында киенү кабинасы, биобәдрәф, сигез ятак бар.

– Кимчелекләр ачыклангач, суның чисталыгы нормага туры килмәгәч, су керергә рөхсәт ителми. Киләсе елда, мөмкинлекләр булса, душ бүлмәләре ясарга планлаштырабыз. Ык елгасының коену өчен билгеләнгән өлешендә водолазлар су астын чистартты. Пляжда, гадәттә, матрос-коткаручылар эшли иде. Быел да берничә егетебез укуларда булып кайтты, – ди Ленар Садретдинов.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 4 июль саныннан укыгыз.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев