Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Патриотик үсеш мохите

Алдынгылар хәрәкәтенең район бүлеге зур слет үткәрде.

2023 елда оешкан “Алдынгылар” Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенә бер ел тулды. Хәрәкәтнең Мөслим бүлеге, бер еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясап, зур слет үткәрде. “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда узган слетта 100дән артык алдынгы катнашты.

Алдынгылар хәрәкәте – балаларны традицион гаилә кыйммәтләре нигезендә, үз иленең патриотлары итеп тәрбияләү өчен шартлар тудыручы хәрәкәт. Алдынгылар хәрәкәтендә үткәрелүче чараларда актив катнашучы балалардан, активистлардан шундый фикер ишеттек. Хәрәкәт балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр нәниләрдән башлап югары уку йортларында укучы студентларга кадәр бердәм тәрбия һәм үсеш мохите булдыра. Слет барышында берничә буын яшьләренең бер дулкында булуын күрергә мөмкин иде.

Алдынгылар хәрәкәтенең район бүлеге оештырган слетта ТР Рәисе ярдәмчесе, Алдынгылар хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов һәм район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты.

– Алдынгылар – димәк, беренчеләр. Алдынгылар хәрәкәте бик көчле хәрәкәткә әйләнеп бара, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин. – Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганда сезгә сокланып карап тордым: ике гимнны да яхшы беләсез. Алдынгылар шулай булырга тиеш тә: һәркайда беренче, белемле, көчле, тәртипле һәм үрнәк. Без бүген ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясарга җыелдык. Алар беренче эш елы нәтиҗәләре булып тарихка кереп калачак. Алга таба да шулай бердәм булып эшләргә, ирешкән уңышларыбызга бергәләп сөенергә насыйп булсын!

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 7 июнь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев