Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Онлайн тавыш бирү башланды

Республикабызда 2025 елда төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү башланды.

 

Быел «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында 833 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Тавыш бирүгә 274 иҗтимагый киңлек һәм 1550 ишегалды территориясе тәкъдим ителә. Бу хакта 2025 елда төзекләндерүгә планлаштырылган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү, илкүләм проект программасының гамәлгә ашырылу барышы хакында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

«Соңгы өч елда Татарстанда җәмәгать урыннарын сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирүдә катнашучылар саны ике тапкырга артты: 2021 елда тавыш бирүчеләр 170 мең булса, узган ел бу сан 363 меңгә кадәр җитте», — дип белдерде Татарстан шәһәрләре үсеше институты директоры Наилә Зиннәтуллина.

Бөтенроссия тавыш бирү 15 марттан 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча киләсе ел программасына кертеләчәк иҗтимагый киңлекләр исемлеге формалаштырылачак. Әлеге чарада 14 яше тулган һәр мөслимле катнаша ала.

Әлеге исемлектә Мөслим районы буенча төзекләндереләчәк паркларның да исемлеге бар:

– Пушкин урамында урнашкан “Пушкин” паркы (яңарту)

– Хафизов урамында урнашкан “Хафизов” паркы (яңарту)

– Пушкин урамыннан төшкән урында Ык елгасының яр буе (яңарту)

– Шатлык урамында урнашкан “Яңарыш” паркы

– Вакыйгалар мәйданы (Уңыш урамында урнашкан элеккеге Сабантуй үткәрү мәйданы)

– Сезнең тәкъдим

Сез дә әлеге онлайн тавыш бирүдә ктанаша аласыз. Моның өчен https://gorodsreda.tatar.ru/ сылтамасы аша кереп тавыш бирергә кирәк.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев