Өйләрдә җылылык кайчан биреләчәк
Торак йортларда һәм социаль объектларда җылытуны һаваның уртача тәүлеклек температурасы биш көн рәттән +8 градустан түбәнрәк торганнан соң башлап җибәрәчәкләр, дип искәртте «Газета.Ru»га Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин.
Парламентарий аңлатканча, җылыту сезоны башлану турындагы карарны җирле хакимият мондый температура режимы урнаштырылганнан соң алтынчы көнне кабул итә. Ул шәһәр яисә район администрациясе карары белән рәсмиләштерелә, анда тоташтыру графигы языла: башта җылыны социаль объектларга – мәктәпләргә, хастаханәләргә, балалар бакчаларына, аннары торак йортларга бирәләр.
Чаплин ачыклык керткәнчә, җылыту сезонына әзерлек паспорты алган йортларга гына кертеләчәк. 2026 елның 1 сентябреннән әлеге документның булуы мәҗбүри. Паспорт шуны раслый: йортта барлык кирәкле әзерлек эшләре башкарылган: җылылык системаларына хезмәт күрсәтелгән, юылган һәм гидравлик сынаулар башкарылган, чормалар, подваллар һәм керү төркемнәре ремонтланган, гомумйорт исәпкә алу приборлары тикшерелгән, җылылык белән тәэмин итүче оешма алдындагы бурычлар мәсьәләләре җайга салынган.
Депутат йортның әзерлеген җирле администрация, җылылык белән тәэмин итүче оешма һәм Дәүләт торак инспекциясе вәкилләре катнашында махсус комиссия бәяли, дип өстәде.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/deputat-oilarda-ylylyknyn-kaican-birelacagen-aitte-5928906
Фото: Татар-информ
Нет комментариев