Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Ниһаять, башланды!

Җәяүлеләр һәм велосипедта хәрәкәт итү өчен Ык елгасы аша понтон күпер ясалды.

Күпер тирәсе иртәләрен Сабантуй мәйданын хәтерләтә: бер-бер артлы машиналар килеп туктый, кемдер район үзәгенә ашыга, кайсы, киресенчә, күпернең бу ягына чыгарга тели. Ык күпере ябылу сәбәпле, җиңел автомобильләр Мәлләтамак һәм Нарат Асты авыллары аша йөри. Зур йөк транспортына әлеге юлдан үтү тыела. 

– Ык елгасы аша салынган Мөслим күпере 70 елларда салынган, бик нык тузган. Күпердә ремонт 2026 ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Подрядчы оешма җитәкчелеге, күпер өслегендә төзекләндерү эшләре төгәлләнгәч, 2025 ел ахырында техникага хәрәкәт итәргә рөхсәт биреләчәк, дип вәгъдә итте. Ремонтны “Мосты РТ” җәмгыяте башкара. Эш барышында күпергә керү һәм чыгу юллары эшләнәчәк, җәяүлеләр өчен тротуар ясалачак, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов.

Җәяүлеләр һәм велосипедта хәрәкәт итү өчен Ык елгасы аша понтон күпер ясалды. Бүген бирегә фотога төшү өчен дә кызыксынып киләләр.

– Күпергә ремонт таләп ителүен аңлыйбыз, тик биредә машина кую өчен урын ясалмавы кыенлык тудыра. Күпер янында шәхси автомобильләрен калдыручылар күп. Понтон күпернең як-ягына трос сузганнар, саклык йөзеннән сетка да беркетсәләр, яхшы булыр иде. Күпердән бала-чага да, өлкәннәр дә йөри. Суга карагач, баш әйләнергә мөмкин. Сетка бала-чаганы суга төшүдән саклау өчен дә бер чара булыр иде. Җилле көннәр дә була бит, – ди Ландыш Сәлахова. – Иске Вәрәш яклап понтон күпергә төшү юлы бик җайсыз: бормалы, чокырлы, әлеге юлга вак таш сибеп булмый микән? Понтон күпернең яктыртылмавы да уңайсызлыклар тудыра, төнге сменага эшкә йөрүчеләр дә бар бит.

Ремонт баруга карамастан,  күпер астында, елга буенда йөрүче кызыксынучан балалар да, өлкәннәр дә бар. Бу нисбәттән төзүчеләр ремонт барганда халыкның күпергә якын килмәвен сорый. "Кисәтүләргә карамастан, күпер тирәсенә машина куючылар да һаман бар. Иминлек  йөзеннән өлкәннәр дә, балалар да күпер тирәсенә якын килмәсеннәзр иде", – диләр алар. 

Районны икегә бүлеп торучы күпер ябылу халыкта төрле фикерләр уятты. Бу аңлашыла да, яңалык һәрвакыт авыр кабул ителә. Шунысы хак: районга гына түгел, ә республика халкына 55 ел хезмәт иткән күпер моңа кадәр бер тапкыр да ремонтланмаган. Шуңа түземле булып, авырлыкларны сабыр гына үткәрергә кирәк булачак!

Фәридә Гайнетдинова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев