Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Мөслимнең киләчәге ныклы

ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков шундый фикерне җиткерде.

6 августта Мөслимгә эш сәфәре белән ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков килде. Ул капиталь төзекләндерү эшләре баручы объектларда карады. Төзүчеләр һәм урып-җыюда эшләүче яшь механизаторлар белән очрашты.

Ринат Садыйков эш сәфәрен Мәлләтамак авылыннан башлады. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә әзерләнгән гуманитар ярдәм авыл мәдәният йортында тупланган иде. Азык-төлек, җиңел автомобиль һәм башка кирәк-яракны игелекле райондашларыбыз хәрби операциядә катнашучыларга алып китте.

– Мөслимнән гуманитар ярдәм унберенче тапкыр җибәрелә. Күчтәнәчләр арасында Актаныш, Сарман, Азнакай районнары егетләренә адресланганнары да бар. Кайда гына яшәсәләр дә, егетләргә халык бик теләп ярдәм итә. Ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт! – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

– Сезгә хәерле юллар, исән-сау йөреп кайтуыгызны телим, егетләр! Хәрби операциядәге егетләргә кайнар сәламнәребезне җиткерегез, без аларның тиз арада җиңү белән әйләнеп кайтуларын көтәбез, – диде министр.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 11 август санында.

Айзилә Мөхәммәтҗанова фотосы 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев