Мөслимдә «Герой әтисе» исемле күчмә фотокүргәзмә ачылды
Экспозициядә Татарстанның төрле почмакларыннан 47 герой әтисенең портреты урын алган
Мөслимнең "Мизгел" яшьләр үзәгендә «Герой әтисе» исемле күчмә фотокүргәзмә ачылды. Әлеге республикакүләм проект Ватанны саклаучылар елына багышланган. Күргәзмә күп буыннар өчен батырлык һәм намус үрнәгенә әверелгән махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтиләренә багышланган.
Экспозициядә Татарстанның төрле почмакларыннан 47 герой әтисенең портреты урын алган. Биредә шулай ук "Герой гаиләсе" фотокүргәзмәсе дә куелды. Аларның кулларында – улларының сурәтләре, хәрби бүләкләре, шәхси әйберләре. Болар барысы да бүген буыннар арасындагы бәйләнеш символы булып калыкты.
Күргәзмә геройлары арасында якташларыбыз – Иске Карамалыдан Шәймардановлар гаиләсе дә бар.
Чараны Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин башлап җибәрде.
- Тормышта кирәкле булган белемне, тәрбияне әтиләр кебек беркем дә бирә алмый, моңа беркайда да өйрәтмиләр. Ир-ат башлангычы, безнең егетләрдә булган батырлыкның нигезе әтиләргә барып тоташа.Үзеңдә булмаган әйберне башкаларга биреп булмый. Биредә сурәтләре урын алган әтиләребез, шул исәптән махсус хәрби операциядә геройларча һәлак булган Илнар Шәймардановның әтисе Сабирҗан абый да - үзендә булган иң матур сыйфатларны улларына бирә алган, чын геройлар тәрбияләгән кешеләр, - диде ул һәм Илнар Шәймардановның әтисенә, әнисенә рәхмәт әйтте, улына әтисенең лаеклы алмаш булып үсүен теләде.
Илнарның әнисе Фирдәүсә ханым истәлекләр белән бүлеште:
- Илнар беркайчан да минем йөземә кызыллык китермәде. Сүзебездән чыкмады. Әмма махсус хәрби операция башлангач, барысын да үзе хәл итте: үзе теләп китте. Әле һаман да исән сыман, һаман да көтәм. Үлеменә ышанасы килми. Кайтып керер сыман. Шул өмет белән яшим, шул көч бирә торгандыр, дим - диде ул, күз яшьләрен яшерергә тырышып.
Чакырып хөрмәтләүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Чарада Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучыларының һәм укытучыларының чыгышлары яңгырады. Экспозиция халык өчен ике атна дәвамында ачык булачак.
Гөлназ Җәлилова репортажы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев