Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Милли проектлар халыкка хезмәт итә

“Демография” милли проекты кысаларында узган ел дистәдән артык райондашыбыз яңа һөнәр үзләштергән.

Республикабызда берничә милли проект гамәлгә ашырыла. “Демография” милли проекты үз эченә берничә юнәлешне ала. ТР Министрлар кабинеты тарафыннан журналистлар өчен үткәрелгән брифингта сүз шул хакта барды.

Милли проектның бер юнәлеше – “Бала туу” суперсервисы. Ул гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенә кирәкле документларны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинеттан электрон формада җибәрергә мөмкинлек бирә. Бу әти-әниләрнең вакытын экономияли. “Бала туу” суперсервисы яңа булса да, ата-аналар тарафыннан иң күп кулланылучы онлайн-сервис булып танылган. Аның ярдәмендә әти-әниләр бала тугач, аңа ИНН, СНИЛС һәм башка мөһим документларны рәсмиләштерә, сабыйны яшәү урыны буенча терки, сырхауханәгә беркетә, балалар бакчасына чиратка кертә, социаль ярдәм чараларына гариза бирә ала. Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова да мөслимлеләрнең әлеге сервистан нәтиҗәле куллануын билгеләп үтте.

– Узган ел нәтиҗәләре буенча районда 102 бала туу турында гражданлык хәле акты теркәлде, шуларның 59ы электрон рәвештә башкарылды. Кешенең соңгы документы булган үлем турындагы актлар саны – 283, шуларның 235е электрон формада алынды. Гаилә кору турындагы гаризаларның да утыздан артыгы электрон формада кабул ителде. Аерылышу хакындагы актларның яртысыннан күбрәге (47 акт) электрон рәвештә алынган, – ди Язилә Мәгалимова.

Гражданлык хәле белән бәйле төрле белешмәләрне һәм актларны икенче тапкыр эшләтү өчен гаризалар, сораулар да күпчелек электрон формада килә.

Фәридә Гайнетдинова

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 21 февраль санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев