Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Миграция хезмәте халык өчен эшли

Паспорт бирү белән генә шөгыльләнмиләр, башка мөһим бурычларны да хәл итәләр.

Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, Россиядә паспортлаштыруга нигез 

Петр I тарафыннан салынган. Ул чит ил гражданнарын контрольдә тоту һәм исәпкә алу бурычын полициягә йөкли. Россиядә беренче тапкыр “паспорт” сүзе, чит ил кешеләренең шәхесен таныклаучы документ буларак, 1719нчы елның 31 августында чыккан Указда телгә алына. Паспорт-виза хезмәте күп үзгәрешләр кичерә. ТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча миграция пункты җитәкчесе Фәридә Гыйзетдинова белән әлеге хезмәтнең эшчәнлеге хакында сөйләштек. 

– Фәридә Наилевна, миграция пункты аша халыкка нинди төр дәүләт хезмәтләре тәкъдим ителә? 

– Миграция хезмәте күптөрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара. Россия Федерациясе гражданы паспортын бирү, кешеләрне яшәү, күченеп килү урыннары буенча теркәү, адреслы белешмә исәбе бирү, чит ил гражданнарына илгә керү, яшәү, вакытлыча тору һәм хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча документлар ясау һәм тапшыру, шулай ук законсыз миграциягә каршы тору һәм РФ гражданлыгына кабул итү кебек мөһим бурычларны хәл итәбез. Безгә һәрвакыт күп мәгълүмат белән эшләргә туры килә, шуңа миграция хезмәтендә эшләүчеләрдән зур төгәллек һәм югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык таләп ителә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: миграция хезмәте күрсәтүгә алдынгы мәгълүмати технологияләр кертелә, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе күтәрелә, хезмәтләр исемлеге киңәя. Быел 526 кешегә Россия Федерациясе паспорты эшләнде, күпфункцияле үзәк аша 434 мөрәҗәгать кабул ителде. Ун ай эчендә 509 кеше теркәлде һәм 543 кеше теркәлү урыныннан исәптән төште. 

– Миграция пунктына ничек мөрәҗәгать итәргә?

– Мөслим полиция бүлегенең миграция пункты дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең бердәм порталы аша халыктан гаризаларны электрон рәвештә кабул итә. Гаризаны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тапшырырга мөмкин. Интернет аша гариза язганда, миграция пунктына нибары бер генә тапкыр киләсе була. Миграция өлкәсендә дәүләт хезмәтләренең электрон ысул белән башкарылуы безнең өчен дә, халыкка да бик уңайлы. Озаклап чиратта торасы, вакыт әрәм итеп юлда йөрисе юк. Документларын интернет аша тапшырган гражданнар дәүләт хезмәтләре порталында документларының әзер булу-булмавы турында мәгълүмат ала.

Шунысы уңайсыз: безнең районда чит ил паспортлары бирелми. Мөслимлеләр чит ил паспортын алу өчен Яр Чаллы, Азнакай шәһәрләренең миграция хезмәтләренә мөрәҗәгать итә ала. Чит ил папортлары 

5 елга бирелә һәм кирәкле документларны күп функцияле үзәк аша тапшырырга була. Гаризаларны электрон рәвештә дә бирергә мөмкин. Быел яшәү урыны буенча миграция исәбенә 6 чит ил гражданины куелды. Килү урыны буенча миграция исәбенә вакытлыча яшәүче 218 чит ил гражданы куелды, бу, узган ел белән чагыштырганда, 

14 процентка күбрәк. Шулар арасыннан беренче тапкыр исәпкә куелучылар – 107, кабат килүчеләр 105 кеше тәшкил итә.

– Районга кайсы илләрдән күп киләләр? Аларның Мөслимгә килүенең максаты нинди? 

– Мөслим районында быел 113 чит ил гражданины теркәлде, алар – беренче тапкыр килүчеләр. Ә яңадан килгән чит ил гражданнары – 105 кеше. Чит ил гражданнарының күпчелеге – Таҗикстан, Үзбәкстан, Әрмәнстан, Казахстан һәм Кыргызстаннан. Күпчелекнең төп максаты, әлбәттә, эш белән бәйле. Шәхси сәбәпләр, сәяхәт итү һәм белем алу өчен килүчеләр дә бар. 10 ай эчендә 78 чит ил гражданины миграция исәбеннән төшерелде. Яшәү төре буенча 36 чит ил гражданины яши. Алар Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстаннан килгән. Вакытлыча яшәүгә рөхсәт нигезендә районыбызда 5 кеше яши, алар – Әрмәнстан, Кыргызстан, Колумбия һәм Үзбәкстан гражданнары. Ел дәвамында чит ил гражданнарына 17 ID-карта (айди-карта) бирелде. 

– Хәзер яңа туган сабыйларга да Россия Федерациясе гражданины статусын алу кирәк, дип беләбез. Әлеге закон һәм гражданлыкны алу тәртибе белән таныштырып үтсәгез иде.

– Яңа туган сабыйларга Россия Федерациясе гражданины статусын бирү 2023нче елның 28 апрелендә кабул ителгән “Россия Федерациясе гражданины” турындагы 138 санлы федераль закон нигезендә башкарыла. Закон 2023нче елның 26 октябреннән үз көченә керде. Яңа туган һәр сабыйга иң элек шушы статусны алырга кирәк. Бала туу белән аның әтисе яки әнисе, әлеге статусны алу өчен, миграция хезмәтенең район бүлегенә мөрәҗәгать итәргә бурычлы. Быел 391 сабый Россия Федерациясе гражданины статусын алды. 

Фәридә Гайнетдинова фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев