Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Мал асраучыларга хөкүмәт ярдәме бар

Мал асраучыларга, кош-корт тотучыларга дәүләт төрле субсидияләр бирә

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чебиләр сатып алуга тотылган чыгымнарның бер өлешен каплау өчен гаризалар кабул итә. 2025нче елның 1 апреленнән

1 июльгә кадәр кош-корт (каз, үрдәк, күркә, бройлер чебиләр) сатып алган гражданнарга 16 июльгә кадәр гариза бирергә кирәк.

– Субсидия алу өчен берничә шарт үтәлергә тиеш. Чебиләр Татарстан территориясендә теркәлгән кошчылык хуҗалыкларыннан алынган булырга тиеш. Чебиләрнең 30 көннән зур булмавы зарур. Бер шәхси ярдәмче хуҗалыкка алынган чебиләрнең саны 50-100 данә булырга тиеш. Ветеринария документлары булу да төп шарт булып тора. Ветеринар белешмәсен чебиләрне алган көнне үк алырга кирәк, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Эльвира Шабаева.

Субсидияләрнең күләменә килгәндә, күркә баласына һәм каз бәбкәсенә – 200 сум, үрдәк бәбкәсенә – 120 сум, бройлер чебиенә 100 сум акча каралган. Документлар “Минем субсидияләр” системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.

– Гаризаларны сайлау, субсидия бирү тәртибе, документ формалары ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында да танышырга мөмкин. Мөгезле эре терлек асраучыларга да субсидия алырга мөмкин. Сигездән күбрәк сыер асраучыларга 1 млн сум субсидия каралган. Биштән күбрәк сыер тотучыларга ярдәм 500 мең сум тәшкил итә. 3 яшьтән зуррак бия өчен дәүләттән 5 мең сум күләмендә субсидия бирелә. Субсидия бирү өчен сайлап алуның беренче турына җитешмәгәннәр өчен икенче сайлап алу туры булачак, шуңа райондашларыбыз документларын туплый торсын иде, – ди Эльвира Шабаева.

Маллар өчен торак төзүгә дә хөкүмәт ярдәме бар. Сөтчелек юнәлешендәге кече ферма төзү өчен 1 млн сумга кадәр субсидия алырга мөмкин.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Агростартап” проектына да старт бирде. Грант алучыларга сөтчелек, терлекчелек юнәлешләрендә – 5 млн сумга кадәр, калган юнәлешләрдә 3 млн сумга кадәр ярдәм бирү каралган. Үз эшен башлау өчен яшь фермерларга бирелүче гранттан җирлегебездә 5 кеше файдалана. Авыл хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасы, “Кече һәм урта эшмәкәрлек” милли проекты кысаларында бирелүче грантлар буенча тулырак мәгълүматны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алырга мөмкин.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев