Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Мәктәп укучылары өмәдә катнашудан баш тарта аламы-юкмы?

Адвокат Дмитрий Аграновский «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә уку йортларында белем алучылар өчен өмә үткәрүнең нечкәлекләре һәм анда катнашудан баш тартырга мөмкинме-юкмы икәнлеге турында сөйләде.

Көз һәм яз - өмәләр үткәрү өчен традицион ел фасыллары. Еш кына мондый чаралар мәктәп һәм көллият укучылары өчен табигать турында кайгырту максатыннан үткәрелә. Адвокат Дмитрий Аграновский «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә уку йортларында белем алучылар өчен өмә үткәрүнең нечкәлекләре һәм анда катнашудан баш тартырга мөмкинме-юкмы икәнлеге турында сөйләде.

Эксперт фикеренчә, өмәләр - табигатькә һәм кешеләргә файда китерә торган изге эш. Әмма мондый чараларга кешене көчләп җәлеп итәргә ярамый. Бала яки ата-ана мондый инициативадан теләсә кайсы вакытта баш тартырга мөмкин.

«Хәзер берәү дә беркемне дә мәҗбүр итә алмый, һәм баш тартуның мәгънәсе дә юк кебек, бу бит - изге эш. Минемчә, балаларны эшкә өйрәтүләре бик әйбәт, тик әгәр дә берәр бала яки аның әти-әнисе өмәдә катнашудан баш тартса, мин аларны мәҗбүр итүнең законлы ысулын күрмим», - дип искәртте адвокат.

Өмәләр - ирекле инициатива, укучыларны анда катнашырга мәҗбүр итәргә ярамый, дип өстәде ул.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/advokat-agranovskii-maktap-ukucylary-omada-katnasudan-bas-tarta-alamy-yukmy-ikanen-anlatty-5909161

Фото:Мөслим-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев