Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Мәдәният йортында өлкәннәр хөрмәтләнде (+фоторепортаж)

Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният йортында бәйрәм чарасы узды.

Илебез буенча октябрь ае башында өлкәннәргә хөрмәт көннәре уздырыла. Бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган  кешеләр өчен генә түгел, әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә бик кадерле бу бәйрәм.
Залда утырган һәркем зур игътибарга лаек райондашларыбыз. Кайсы гына тармакны алма, анда аларның тынгысыз һәм җаваплы хезмәте ята. Аларның куллары төзегән биналар, алар  үстергән балалар районыбызның бүгенгесен тәшкил итә.
 Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов бәйрәмдә өлкәннәргә җылы теләкләрен җиткереп, юбилейларын билгеләп үтүче өлкәннәргә район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Озак еллар Крәш Шуран авыл җирлеге ветераннар советын җитәкләгән Әбүзәр Салиховка, Мөслим урта мәктәбенең ветеран укытучысы Тәнзилә Хатбуллинага, ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Нәҗип Солтановка – 80, Мари Бүләр авылы ветераннар советы рәисе Әнисә Изибаевага 60 яшьлек юбилейлары уңаеннан тәбрикләү сүзләре җиткерелде.
Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.

Лилия Шәймиева  фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев