Күрше этеннән кемгә зыян?!
“Терәлеп торган күршебездә ике зур немец овчаркасы бар. Ике ихата профнастил белән түгел, тимер сетка белән генә бүленгән. Үзебез өчен түгел, күбрәк кечкенә сабыебыз өчен борчылабыз. 1 яшьлек баланың тәмле йокысыннан уянуына да, куркып елавына да шул этләр сәбәпче.
Этләрнең тәүлекнең теләсә кайсы вакытында әшәке итеп өрүләренә күнексәк тә, аларның бәйдә тормавы күңелгә шом сала. Мөслим авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать иткәч, әлеге этләрне ике атна бәйдә тоттылар да, тагын ычкындырдылар. Кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белмибез”, – ди райондашыбыз Рәмилә Сәләмова.
Рәмилә күршеләреннән этләрне бәйләүне сораган, тик нәтиҗәсе генә булмаган. Үзем кечкенә чактагы бер вакыйга искә төште. Тыкрыктан чыкканда күршеләрнең зур эте, капка өстеннән сикерердәй булып, ыжгырып өрергә тотына иде. Күршем, курка-курка тар сукмак буйлап мәктәпкә барганымны күреп: “Сак бул, тешләргә дә мөмкин. Бик усал безнең эт!” – дип мине озатып кала. Ул абый этне нигә башка җиргә бәйләмәгән дә, ничек ул эт мине тешләмәгән?!
Дүрт аяклы дусларыбызга карата миһербанлы, шәфкатьле булырга өндәүчеләр дә бар. Кайбер балалар койрыгын болгап килүче эткә ушлары китеп, алар белән мәш килеп сыйпый, уйный, кайберләре этне күрү белән паникага бирелә.
– Хуҗасыз этләр тешләгән балалар безнең җирлектә дә бар. Узган ел район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә – эт тешләп килгән биш кешегә, быел бер мәктәп укучысына беренче ярдәм күрсәтелде. Бәйдән ычкынган эттән дә, урамда чабулап йөргән сукбай этләрдән дә нәрсә көтәсен белеп булмый. Эт яныннан узганда аны котыртмагыз! Этләргә якын килүдән сакланыгыз, куркуыгызны күрсәтмәгез, күзләренә карамагыз. Эт тешләсә, тиз арада ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тешләү тән тиресе бозылуга, кан тамырларының яралануына, кан бозылуга китерергә мөмкин, – ди бүлек фельдшеры Гөлфирә Камалова.
Урамнарда этләрнең өер-өер булып йөрүен, аларның балаларга куркыныч тудыруын әйтми булмый. Эттән куркып, дәрескә соңга калучы балалар да бар. Элек хуҗасыз этләрне аулап, аларны йоклаталар иде. Тик соңгы елларда кабул ителгән законнар этләр кешеләрне талаган очракта да аларга кагылуны тыя. Кая монда аларны аулау?! Этләрне стерильләштерәләр анысы. Тик бу эшләр түләүле нигездә генә башкарыла. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар – стерильләштерелгән эт тешсез калмый бит! Стерильләштерелгәч тә тешләвен дәвам итәчәк.
– Ике як күршебез дә эт тота. Мәчеләре кайчан карама безнең ихатада йомышын йомышлап йөри. Җәй җитсә, капка алды үрдәк-каз нәҗесенә бата. Аңлыйм, авыл җирендә мал-туар, кош-корт асрау табигый. Тик берәүнең тормыш рәвеше башкаларга комачау итмәскә тиеш, дип уйлыйм. Капка төпләрен, ихата алларын чәчәккә төрәсе килә. Кош-корт асраучылар чебеш-үрдәкләр өчен территорияне махсус сетка белән дә бүлеп куя ала. Бу турыда каядыр хәбәр итәсе килми. Күрше өстеннән шикаять язу матур түгел. Тик башкалар да үз гамәлләре, күршеләренең тормышы турында уйлансын иде! – ди Илнур Исмәгыйлев.
Район Башкарма комитеты юристы Рөстәм Хантимеров кош-корт асрау һәм этләрне бәйсез тоту мәсьәләләренең аеруча четерекле булуын билгеләп үтте:
– Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты карары белән җирлегебездә авыл хуҗалыгы терлекләрен ирекле йөртү мәсьәләсе канун нигезендә каралган булса, муниципаль хокук актларын үтәмәгән өчен кош-кортын, мал-туарын иректә йөртүчеләргә ТР Административ хокук бозулар кодексының 2.6 маддәсе буенча 1 мең сумнан 2500 сумга кадәр штраф каралган. Ә этләргә килгәндә, “этләрне урамга алып чыгуны бозу” (“нарушение выгула собак”) маддәсе буенча беркетмә төзелә һәм мировой судта тикшерелә.
Эт яратам дип, дүрт аяклы дусларыгызны иректә йөртмәгез! Эт бәйдә торырга тиеш! Күңелсез хәлләргә юлыкканчы саклык чараларын күрү ялгыш адымнардан саклар.
Лилия Шәймиева
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев