Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Күпбалалы гаиләләргә ташламалар бар

Моннан тыш күпбалалы әти-әниләр өстәмә һөнәри белем алырга хокуклы.

РФ Президенты Владимир Путин имзалаган документта: “Россия Федерациясендә өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрне күпбалалы итеп билгеләргә. Аларның статусы чикләнмәгән рәвештә билгеләнә”, – диелә. Әлеге карар нигезендә социаль ярдәм чаралары өлкән балага 18 яшь тулганчы гамәлдә булачак. Бала мәктәпне тәмамлаганнан соң укуын көндезге формада дәвам итсә, гарантияләр 23 яшькә кадәр, ягъни уку йортын тәмамлаганчы үз көчендә кала.

Күпбалалы гаиләләргә бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле пособиеләр һәм түләүләр, хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә ярдәм чаралары каралган, әниләр вакытыннан алда пенсиягә чыга ала. Яшәү урынына карамастан, Россия территориясендәге музейларга, мәдәният һәм ял паркларына, күргәзмәләргә бушлай йөрү хокукы бирелә, аның шартларын һәм тәртибен төбәкләр үзләре билгели. Моннан тыш күпбалалы әти-әниләр өстәмә һөнәри белем алырга хокуклы.

Лилия Шәймиева

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 елның 2 февраль санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев