Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Кош гриппы

– Кошларның югары патогенлы гриппы ул нинди авыру, кеше өчен куркынычмы?

2023нче елның 10 июленнән 9 августына кадәр кошчылык объектларын биологик яклауны тәэмин итү айлыгы уза. Шул уңайдан Мөслим районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ришат Шәяхмәтов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

– Ришат Рәйханович, ни өчен мондый айлык игълан ителде?

– Россия Федерациясендә кошларның югары патогенлы гриппы буенча эпизоотик вәзгыять кискенләшү сәбәпле, 2023нче елның 6 аенда 28 төбәктә 62 югары патогенлы грипп чыганагы теркәлгән, шул ук вакытта 51 учак – соңгы 2 айда, шул исәптән 46 учак – синантропа кошының типик булмаган төре (акчарлак) арасында ачыкланды. Кош гриппын кисәтү буенча күптөрле чаралар күрелүгә карамастан, илнең аерым төбәкләрендә әлеге авыру буенча киеренке вәзгыять барлыкка килде.

– Кошларның югары патогенлы гриппы ул нинди авыру, кеше өчен куркынычмы? Аңлатма биреп китсәгез иде.

– Кошларның югары патогенлы гриппы – аеруча куркыныч авыру, ул югары социаль-икътисадый әһәмияткә ия. Эпизоотик хәлнең начарлану сәбәпләреннән күренгәнчә, Россия Федерациясе ветеринария кануннарында билгеләнгән таләпләрне бозу, кошлардан алынган продукцияне тоту, куллану, күчереп йөртү һәм сату таләпләрен, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә һәм ял көннәрендә сату базарларында, шулай ук сәүдә урыннарыда рөхсәтсез кош итен сату кошларның югары патогенлы гриппы таралуга сәбәпче була.  Кошларның вируслы авыруы ашкайнату, сулыш алу органнары зарарлануы, үлем күрсәткечләренең югары булуы белән характерлана. Вирус таралу куркынычы булганга, авыру кошны юк итәләр.

– Ә авыруның билгеле бер симптомнары бармы?

– Авыру кошларның йомырка салу, ашау, су эчүенең кискен кимүендә күренә. Авыру кошның үз-үзен тотышында, хәрәкәтләрендә дискоординация барлыкка килә: башын әйләндерә, муены кәкрәя, тышкы ярсыткычларга реакциясе туктала, каурыйлары тырпая, үләр алдыннан кошның кикрикләрендә, колак алкаларында цианоз барлыкка килә. Тавыклар башларын түбән иеп, күзләрен йомып басып тора башлыйлар, борын тишекләре лайла белән каплана. Авыру кошлар гырылдый һәм еш сулый башлыйлар. Аларда шулай ук диарея да күзәтелә, кошны көзән җыера, невроз башлана.

– Кош гриппын профилактикалау буенча нинди чаралар күрелә?

– Иң беренче кош тотучы хуҗаларга йорт кошларын чит кош белән элемтәгә кертмәс өчен ябулы шартларда тотарга кирәк. Азыкны ябык биналарда саклау таләп ителә. Яңа кошны грипп буенча имин булган өлкәләрдән һәм районнардан гына алырга киңәш ителә, алынган кошны ким дигәндә көн дәвамында изоляцияләп тотарга кирәк, бу чорда авыру билгеләре булганда, үле килеш табылганда кичекмәстән ветеринария берләшмәсенә хәбәр итү тиешле. Шул ук вакытта шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүне дә онытырга ярамый. Кошларны махсус өс һәм аяк киеме киеп кенә карау, аны даими рәвештә юу һәм чистарту таләп ителә. Авыру кошлардан бүленеп чыккан сыеклык үсемлекләргә, һавага, суга эләгеп, кешегә су эчкәндә һәм су коенганда, шулай ук һава-тамчы, һава-тузан юлы һәм пычрак куллар аша йогарга мөмкин. Әгәр дә сездә кош белән контакттан соң гриппка охшаган авыру башланса, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото - Мөслим-информ архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев