Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Актуаль

Коррупциягә урын юк

Районда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге 2015 елда эшли башлады

Коррупциягә каршы көрәш коралы буларак, күпфункцияле үзәк базасында дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр системасы елдан-ел камилләшә һәм киңәя бара. ТР Күпфункцияле үзәгенең Мөслим районындагы филиалы бүлеге җитәкчесе Илшат Шәймөхәммәтов белән шул хакында әңгәмә кордык.

– Илшат Рифгатович, Мөслим филиалы эшчәнлеге 10 ел эчендә нинди үзгәрешләр кичерде?

– Татарстанда 280нән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче күпфункцияле үзәкләр халык арасында бик популяр, чөнки безнең офислар халыкка супермаркет кебек хезмәт күрсәтә: бер килүдә кирәкле барлык мөһим документларга заказ бирергә мөмкин. Шул ук вакытта күпфункцияле үзәкләр мөрәҗәгать итүчедән өстәмә хезмәтләр таләп итми һәм кирәкле кәгазьләрне рәсмиләштерүне озакка сузмый. Күпфункцияле үзәктә дәүләт пошлинасын һәм башка тү-ләүләрне башкару мөмкинлеге бар. Дәүләт хезмәтләре порталларына керү мөмкинлеге дә булдырылды. Бүлмәләр, федераль стандартларга туры китереп, “Минем документлар” бердәм үрнәгендә эшләнде.

– Еш кына гражданнардан күпфункцияле үзәкләрдә коррупциягә урын юк дигән фикерне ишетергә туры килә...

– Әйе, күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итүчеләр бу хакта яхшы белә. Коррупциягә каршы чаралар күпфункцияле үзәкләр төзелгәндә үк исәпкә алынган. Мөрәҗәгать итүченең җитәкче белән турыдан-туры элемтәсе юк. Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре хакимият органнарына бәйле түгел. Филиаллар бердәм стандартлар нигезендә эшли. Әлеге стандартлар нигезендә, гариза кабул иткәндә, белгечнең гамәлләре, соратып алынучы документлар исемлеге һәм хезмәтләр күрсәтү вакыты документларны хезмәт күрсәтүче органга тапшыру өчен кирәкле вакытны исәпкә алып билгеләнгән.

Күпфункцияле үзәк ярдәмендә хәл итәргә мөмкин булган актуаль бурычларның берсе – дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә законсыз арадашчылык хезмәтләре базарын бетерү юлы белән коррупциягә каршы тору. Элек вазыйфадагы гражданнар, мәсәлән, күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле рәвештә, аларны сату максатыннан кирәкле талоннарны күпләп сатып алуны оештырса, күпфункцияле үзәкләрнең киң челтәре барлыкка килү һәм хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген арттыру белән мондый эшчәнлек өчен алшартлар бетерелде. Күпфункцияле үзәкләрдә мөрәҗәгать итүчеләрнең таләпләренә туры килерлек документлар эшләнә һәм коррупциягә урын була алмый.

– Илшат Рифгатович, күпфункцияле үзәкнең Мөслим филиалының күрсәткечләре нинди?

– Узган ел күпфункцияле үзәкнең Мөслим филиалы хезмәткәрләре тарафыннан 7 меңнән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелгән. Шуларның күбесе (6929 нөсхә документ) федераль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә башкарылды. Муниципаль хезмәтләрдән 71 төр хезмәт күрсәтелде. Филиал көненә уртача 45-50 кешене кабул итә. Күпфункцияле үзәк эшчәнлегендә хезмәт күрсәтүнең уңайлылыгы һәм тизлеге генә түгел, ә хезмәтләрнең төрлелеге дә мөһим. Хезмәтләр төре көн саен арта. Шуңа карамастан, күпфункцияле үзәкләр төзелгәннән соң ун ел эчендә Мөслим филиалы хезмәткәрләренә карата коррупциягә бәйле яки канәгатьсезлек белдергән шикаятьләр кермәде. Бездә мөрәҗәгать итүчеләр белән әдәпле, компетентлы аралашуга зур игътибар бирелә. Кайвакыт документларны кабул итеп алу гына җитми, ә мөрәҗәгать итүчене тыңларга да кирәк. Киңәш белән ярдәм итү дә мөһим. Күпфункцияле үзәк белгечләренең бурычы – документларны кабул итү һәм тапшыру. Алар хезмәт күрсәтү яки аннан баш тарту буенча карарлар кабул итми, әмма бу сыйфатлы хезмәт күрсәтү белән кызыксынмау дигән сүз түгел. Киресенчә, күпфункцияле үзәк, үз вәкаләтләре кысаларында эш итү хисабына мөрәҗәгать итүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклау буенча эш алып бара. Димәк, әзер документлар бирү вакыты катгый контрольдә тотыла. Тиешле вакыт аралыгында җавап бирмәгән органнарга дәгъва җибәрелә. Безнең мөрәҗәгатькә игътибар яки җавап булмаса һәм хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрелмәсә, ачыкланган фактлар турында прокуратурага хәбәр ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев