Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Киләчәгебезне сайладык

Татарстан Республикасы Рәисен һәм районның муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайладык.

Мөслим районында сайлаулар башлану вакытына 14735 сайлаучы теркәлгән иде. Сайлау участоклары иртәнге 7.00 сәгатьтә эшли башлады. Сайлау участок-ларына күпләр гаиләләре белән килде һәм, фотога төшеп, “Гаилә белән сайлыйбыз” республика бәйгесендә катнашты. Сайлауда катнашучылар арасында ике автомобиль һәм 11 смартфон уйнатылды.

– Бүген – республикабыз һәм районыбыз өчен җаваплы көн, шуңа бик шатланып тавыш бирергә килдек. Сайлауларда һәрвакыт иртән тавыш бирергә тырышабыз. Әлеге гадәт безгә әти-әниләребездән күчкән. Әти-әниләр сайлауларны һәрвакыт бәйрәм буларак кабул итте. Мөслимебездә дә һәркайда бәйрәм рухы, күңел күтәренкелеге сизелә. Район үзәгендә ярминкә гөрли. Һәркем гражданлык бурычын зур җаваплылык белән үти, – диде Мөслимнән Марина һәм Наил Бәдретдиновлар. 

Райондашларыбыз иртәдән үк активлык күрсәтте. Кайбер сайлау участокларында хәтта чиратлар да барлыкка килгән иде. 

1989 санлы Яшьләр сайлау участогы Мөслим гимназиясе базасында урнашкан. Әлеге участокта тавыш бирүчеләр бик актив. 

– Тавыш бирү башлану вакытына 1385 сайлаучы теркәлгән иде. Күпләр тавыш бирергә гаиләләре, дуслары белән килә. 16 яшь сайлаучыбыз бар, аларга истәлек бүләкләре әзерләдек. 10.00 сәгатькә барлык сайлаучыларның 20 проценттан артыгы тавыш бирергә өлгерде, – диде 1989 санлы сайлау участогы рәисе Зөлфия Латыйпова.

Авыл җирлекләрендә һәм район үзәгендәге өч сайлау участогында гриппка каршы вакцина ясату мөмкинлеге дә тудырылды.

– Башка еллардан аермалы буларак, быел гриппка каршы вакцина иртәрәк кайтты. Вакцинацияне августта ук башладык, – ди район хастаханәсенең участок терапевты Рамил Морзаханов. – Сайлау участокларында чиратсыз һәм түләүсез гриппка каршы вакцина ясатырга мөмкин. 1986 санлы Банк сайлау участогында дистәдән артык кеше прививка ясатты. 

Бердәм тавыш бирү көнендә район үзәгендә ярминкә дә оештырылды. 

Анда авыл хуҗалыгы товарлары, агач һәм чәчәк үсентеләре, ит һәм сөт эшләнмәләре, кием-салым, балык сатылды. 

– Бүген һава торышы да безнең белән бергә тавыш бирә кебек: кояшлы көн булды. Илебез – тыныч, күк йөзе аяз булсын, дип тавыш бирдек. Сайлаудан соң тормыш иптәшем белән ярминкәгә килдек. Шөкер, ярминкә бик мул: бар әйбер дә бар. Бәяләр дә артык кыйммәт түгел, – ди Мөслимнән Сәвия Муллакаева.

Альберт Хуҗин 1987 санлы Вахитов сайлау участогында тавыш бирде. Сайлау участогына ул тормыш иптәше һәм кызы белән килде.

– Райондашларыбыз бүгенге сайлауларның әһәмиятен яхшы аңлый. Республика җитәкчелегенең матур эшләре дә, районыбызда башкарылучы эшләр дә – күз алдында. Райондашларыбыз матур тенденция алга таба да уңышлы дәвам итсен, республикабыз чәчәк атсын һәм матур үзгәрешләр тагын да күбрәк булсын өчен тавыш бирә. Мөслимлеләрнең сайлау участогына күпләп килүе, кәефләренең яхшы булуы сөендерә, – диде Альберт Хуҗин.

Мөслим районы кураторы, ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов та Мөслимдә тавыш бирде. Ул гражданлык бурычын 1985 санлы Бакча сайлау участогында үтәде.

– Икенче ел рәттән сайлауларда Мөслимдә булырга туры килә. Район үзәгендә ярминкә оештырылган. Халык бик актив: үзе ышанган кандидатларга тавыш бирә, республикабызның киләчәге матур булачагына, бердәмлек һәм дуслык хакимлек итәчәгенә өметләнә. Сайлауларда актив катнашулары  өчен мөслимлеләргә рәхмәтемне җиткерәм, – диде Альберт Борһанов. 

1985 санлы Бакча сайлау участогында район картлар һәм өлкәннәр йортында тәрбияләнүчеләр дә тавыш бирә. Өлкәннәр сайлау участогыннан читтә тавыш бирергә теләк белдергәннәр. 1985 санлы сайлау участогы комиссиясе әгъзалары, картлар һәм инвалидлар йортына барып, өлкәннәргә тавыш бирү мөмкинлеген тудырды. Интернат-йортта тәрбияләнүче 50 кеше дә тавыш бирүдә катнашты. 

Бакча сайлау участогында тавыш биргән Миләүшә һәм Шамил Мадьяровлар гаиләсе дә үз фикерләрен җиткерде.

– Бүген безнең өчен зур бәйрәм, чөнки без бүген киләчәгебезне сайлыйбыз. Республикабыз алга таба да шулай чәчәк атсын! Җирлегебездә дуслык һәм бердәмлек хакимлек итсен! – диде алар. 

Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматтан күренгәнчә, Татарстан Республикасы Рәисен һәм авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда 14005 кеше катнашкан. Бу теркәлгән барлык сайлаучыларның 95,05 процентын тәшкил итә. Мөслимлеләрнең күпчелеге – сайлаучыларның 93,47 проценты Рөстәм Миңнехановны яклап тавыш биргән. Хафиз Миргалимовка тавыш бирүчеләрнең 4,02 проценты ышаныч күрсәткән. Руслан Йосыпов – 2,01 процент, Виталий Смирнов 0,50 процент тавыш җыйган. Авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарына 136 округта депутатлар да сайланды. Шушы көннәрдә яңа сайланган депутатлар беренче утырышларын үткәрәчәк. Район Советының беренче сессиясе 22 сентябрьгә билгеләнгән. 

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев