Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Кеше көлдермәгез инде!

Район үзәгенең кайбер урамнарында яшәүчеләр чүп үстерә

Районыбызда язгы-көзге чорда өмәләр еш үтә. Башта җыештырабыз, аннан үлән чабабыз, төзекләндерәбез, тәртипкә китерәбез. Кунаклар киләсе булса, территорияне тагын бер кат күздән кичереп, тәртипләп алабыз. Райондашларыбызның бердәм булып эшләве куандыра. Тик чыннан да бердәмме соң без?

Оешма-предприятиеләр үз территорияләреннән тыш район үзәгендәге урамнарны да җыештыра. Һәр урамның үз хуҗасы. Шунысы гаҗәп: бюджет хезмәткәрләре тирләп-пешеп урам җыештырганда, шунда яшәүчеләр үзләре чыгып та карамый, ихатасында үз эшләрен карый яисә тәрәзәдән эш барышын күзәтә.

– Авылдан килеп кеше ихатасын чистартып йөрибез. Адәм көлкесе! Тәрәзәдән карап, көлеп утыралар. Мин булсам, оялыр идем. Минем ихатамны беркем дә килеп җыештырмый. Ир эштән бушамый. Кеше ни әйтер, дип триммер кабызып, үзем үлән чаптым. Ә болар кемдер килеп җыештырганны көтеп утыра, – ди мәгариф оешмасында эшләүче танышым.

Дөресе шул бит! Үз ихатасын, капка төбен һәркем үзе җыештырырга тиештер инде ул. Шушы урамнан үтеп йөрүчеләр: “Капка төбе дә җыештырылмаган. Бигрәк шапшак икән бу!” – дип аның исемен атый, аңа төртеп күрсәтә бит.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 5 июль санында укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев