Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Кемгә – бәйрәм, кемгә – эш!

Яңа ел алдыннан бәйрәм оештыручыларның фикере белән кызыксындык. Яңа ел ул – гомернең бер өлешенә бәя бирә, якын кешеләр арасында аны истә калырлык итеп үткәрә, ял итә торган вакыт. Кемдер ял итә, ә кемдер бәйрәмне оештыруга үз өлешен кертә. Берничә көн дәвам иткән ялларыбызны файдалы итеп, Яңа ел могҗизасы тудыручылар бәйрәмне ничек кабул итә?

Айнур Хәйретдинов, эчке эшләр бүлегенең тыл җитәкчесе:

– Полиция хезмәткәрләре өчен Яңа ел төне – гадәти эш көне. Эшли башлаганда мәзәк сыман тоела иде. Ә хәзер ияләштек, бу көнне эшләячәгебезне беләбез. Гаилә әгъзалары да, Яңа елны бергә каршы алмауны өнәп бетермәсәләр дә, ситуацияне аңлый. Без – иминлек сагында торучылар. Яңа ел төнендә Мөслим урамнарында патрульдә йөрибез. Урамда хәрәкәт тукталмый: җәяү йөрүчеләр дә, машинада утыручылар да бар. Хәвеф-хәтәрне булдырмаска, иминлекне тәэмин итәргә кирәк. Иң мөһиме – Яңа ел төне имин үтсен! Киләсе еллар да тыныч-имин булсын!

Фото - А.Хәйретдиновның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев