Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Кемгә – бәйрәм, кемгә – эш!

Яңа ел алдыннан бәйрәм оештыручыларның фикере белән кызыксындык. Яңа ел ул – гомернең бер өлешенә бәя бирә, якын кешеләр арасында аны истә калырлык итеп үткәрә, ял итә торган вакыт. Кемдер ял итә, ә кемдер бәйрәмне оештыруга үз өлешен кертә. Берничә көн дәвам иткән ялларыбызны файдалы итеп, Яңа ел могҗизасы тудыручылар бәйрәмне ничек кабул итә?

Рамил Җәмилев,  шофер:

– Элек район үзәгендә боз шәһәрчеге ясауда күп оешмаларның хезмәте керде. Һәр оешманың үз участогы бар иде. Боз кисәргә, өмә ясап, Төпсез күлгә, Сабантуй күленә йөрдек. Төпсез күлнең бозы чиста, үтә күренмәле була. Башта күл өстеннән карын көрибез. Махсус багорлар ярдәмендә бозны судан тартып чыгарып, трактор, машина арбаларына төяп, үзәк чыршы янына алып кайта идек. 30-40 сантиметр калынлыктагы боз кисәкләренә камышлар, балыклар да эләгеп, боз шәһәрчегендә кызыксынып күзәтерлек бизәкләргә әверелә. Элек кыш суыграк иде кебек. Боз шәһәрчеге март башларына кадәр тора иде бит! Боздан ясалган тауларда күпме бала-чага, яшьләр, хәтта өлкәннәр дә яратып шуды. Күпме кешеләрнең шатлыгына сәбәп булуны тою – үзе үк рәхәт!

Фото - Р.Җәмилевның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев